КФУда «Лобачевский укулары» узачак

Анда Россиянең танылган математиклары катнашачак. Казан федераль университетында 1-4 декабрьдә катнаш форматта «Лобачевский укулары–2021» XX Бөтенроссия яшьләр мәктәп-конференциясе узачак, ул сәләтле яшьләрне фундаменталь фәнни тикшеренүләргә җәлеп итүгә юнәлтелгән. 1нче декабрьдә мәктәп-конференцияне Николай Лобачевский исемендәге халыкара медаль һәм премияне тапшыруга багышланган тантаналы чара ачып җибәрә. Ул КФУ Идарә, икътисад һәм финанслар институтының актлар залында иртәнге 10да […]

КФУ студенты 2022 елда Шанхайда узачак WorldSkills ярышларында катнашырга мөмкин

Тиздән Россия җыелмасына кергән яшь профессионалларның исемнәре билгеле булачак. Казан федераль университеты Дизайн һәм киңлекләр сәнгате институтының 1нче курс студенты Анастасия Иванцова 2022 елда WorldSkills стандартлары нигезендә һөнәри осталык дөнья чемпионатына әзерлек һәм катнашу өчен Россия җыелмасы составына керде. Анастасия «Интерьер дизайны» юнәлеше буенча белем ала. Ул КФУга Казан халык сәнгать һөнәрләре техникумын тәмамлаганнан соң […]

КФУ «Географик диктант» халыкара акциясе уздыруның мәйданчыгы булды

Үз белемнәреңне 24нче ноябрьгә кадәр тикшереп була. Казан федераль университеты «Рус географик җәмгыяте» бөтенроссия иҗтимагый оешмасы ел саен уздыра торган «Географик диктант – 2021» халыкара агарту акциясенә кушылды. Географик белемнәрне популярлаштыру һәм Россия географиясенә кызыксынуны арттыру максатыннан оештырыла торган диктантның инициаторы – Россия Федерациясе Президенты, «Рус географик җәмгыяте»нең Попечительләр советы рәисе Владимир Путин. 14 ноябрьдә […]

КФУ командасы – «Экомарафон»да иң яхшыларының берсе

Бөтенроссия конкурсы Россиядә Германия елы уңаеннан оештырылды. Казан федераль университеты командасы «Экомарафон» бөтенроссия конкурсында Россиянең әйдәп бара торган тугыз вузы арасында икенче урын яулады. Экомарафонны Халыкара хезмәттәшлек буенча алман җәмгыятенең «Россия Федерациясендә калдыклар белән нейтраль дәрәҗәдәт эш итү» Россия-Германия проекты оештырды. Ул Россиядә Германия елы уңаеннан Гете-Институты белән берлектә уздырылды. Яшь буын вәкилләре арасында экологик […]

КФУ мобиль кушымталары AppStoreда тәкъдим ителәчәк

Университетның бердәм корпоратив аккаунты теркәлде. Казан федераль университеты AppStore кушымталар кибетендә бердәм корпоратив аккаунтын теркәде. Анда университет галимнәре тарафыннан эшләнелгән белем бирү, фәнни һәм инженер юнәлешендәге мобиль кушымталар урнаштырылачак. Кушымталарны киң җәмәгатьчелеккә таратуның инициаторы – Исәпләү математикасы һәм мәгълүмати технологияләр институты һәм Чит ил укучылары өчен әзерлек факультеты. Проектның кураторы – КФУ белем бирү эшчәнлеге […]

КФУ эксперты: «Ноябрьдә гадәттәгедән җылырак, ә декабрьдә салкынрак булачак»

Ноль тирәсендәге температура аркасында юлларда бозлавык хасил булачак. Казан федераль университеты метеорология, климатология һәм атмосфера экологиясе кафедрасы доценты Тимур Әүһәдиев якын арада нинди һава торышы булачагын сөйләде. Россия Гидрометеоүзәге фаразы буенча, иртәгә, 11нче ноябрьдә, Казанда һава температурасы 1 градустан түбән булачак, ә 12-13 ноябрьдә ноль градус көтелә. 14 ноябрьдә кабаттан һава температурасы минус 1 градус […]

КФУның IT-лицей махсуслашкан укыту-фәнни үзәге укучылары Skill Up конкурсында җиңү яулады

Бөтенроссия бәйгесе Санкт-Петербургта узды. Казан федераль университетының IT-лицей махсуслашкан укыту-фәнни үзәге командасы «Химия» юнәлеше буенча Skill Up бөтенроссия проектлар конкурсының йомгаклау этабында җиңеп чыкты. Бәйге Санкт-Петербургта узды. Анда катнашучылар команда проектларын тәкъдим итте. Skill Up – белем бирү интенсивы форматында уза торган инновацион проектлар конкурсы. Ул мәгълүмати технологияләр, математика, физика, химия, биология, география фәннәре буенча уза. […]

КФУ THE предмет рейтингында «Сәнгать һәм гуманитар фәннәр» юнәлеше буенча позицияләрен саклап калды

Вуз «Чит ил галимнәре белән берлектә әзерләнгән публикацияләр өлеше» күрсәткече буенча үсеш динамикасын күрсәткән. Times Higher Education (THE) Британия журналы 2022 елга «Сәнгать һәм гуманитар фәннәр» юнәлеше буенча (World University Rankings 2022 by subject: arts and humanities) предмет рейтингын билгеләгән. Казан федераль университеты үз позициясен саклап калган һәм 301-400нче юлларда урнашкан. THE предмет рейтингында сәнгать, […]

Үзбәкстан галимнәре КФУда стажировка уза

Чаралар дистанцион белем бирү технологияләре ярдәмендә офлайн-форматта уза. Казан федераль университетында Үзбәкстан Республикасы Коканд дәүләт педагогика институты (КДПИ) укытучыларының «Югары мәктәп укытучыларының һөнәри компетенцияләрен үстерү стратегиясе» академик стажировкасы дәвам итә. «Казан университетының данлыклы тарихы, КФУда тормышка ашырыла торган педагогик белем бирү моделе, дөнья рейтингларында Education өлкәсендә югары уку йортының югары позицияләре чит ил хезмәттәшләренең кызыксынуына […]

КФУ студентлары Саҗидә Сөләйманова исемендәге премиягә ия булды

Альма-матерның биш укучысы акчалата бүләк алачак. Казан федераль университеты Филология һәм мәдәниятара багланышлар институты Габдулла Тукай исемендәге милли мәдәният һәм мәгариф Югары мәктәбе студентлары Саҗидә Сөләйманова исемендәге XVI әдәби премия стипендиясенә лаек булды. Тантаналы бүләкләү чарасы Әлмәт татар дәүләт драма театрында узды. Чарада төп һәм кызыксындыру премияләре тапшырылды. Казан университетының биш студенты Ләйлә Алембикова, Ильяс […]