Татарстанда яңадан аномаль эсселек көтелә
Һава температурасы нормадан дүрт градуска югары булачак. Татарстанда июль аендагы сыман кызу һава торышы көтелә. Бу хакта КФУ Экология һәм табигатьтән файдалану институтының метеорология, климатология һәм экология кафедрасы профессоры Юрий Переведенцев сөйләде. “Россиянең бөтен Европа территориясен киң антициклон биләгән. Без аның көньяк өлешендә торабыз. Июль – иң кызу ай. Бу көннәрдә тәүлекнең уртача температурасы 22 […]
