Филология һәм мәдәниятара багланышлар институты студенты дөньяда рус теле илчесе булачак

Халыкара волонтер программасының сайлап алу кампаниясе финалистлары, БДБ илләренә барып, укучылар һәм студентлар белән дәресләр уздырачак. «Дөньяда рус теле илчеләре» халыкара волонтерлык программасы сайлап алу кампаниясенең нәтиҗәләре билгеле булды. Казан федераль университеты Филология һәм мәдәниятара багланышлар институтының 4нче курс студенты Эмма Закирова – финалистлар рәтендә. Программаның идеясе – чит ил укучыларын һәм яшьләрен рус теле […]

КФУ доценты бу декададагы һава торышы турында сөйләде

Киләсе ун көннең климатик нормасы минус сигез градусны тәшкил итәчәк. Казан федераль университеты Экология һәм табигатьтән файдалану институты метеорология, климатология һәм атмосфера экологиясе кафедрасы доценты Тимур Әүһәдиев киләсе декадада Казанда булачак һава торышы турында сөйләде. «Хәзер Казан – кече градиентлы барик кырда. Якын көннәрдә, 15-16нче декабрьдә, без атмосфера фронтында булачакбыз. Ул төньяк-көнбатыш циклоны белән бәйле. […]

КФУда «Стартап буларак диплом» программасы тормышка ашырыла

Аның кысаларында Казан университеты студентлары чыгарылыш квалификация эшен стартап формасында яклый алачак. Казан федераль университетының бакалавриат, специалитет һәм магистратура программалары буенча белем алучы чыгарылыш алды студентлары «Стартап буларак диплом» программасында катнаша ала. Аның дәвамында укучылар чыгарылыш квалификация эшен стартап формасында яклый алачак. Россия Фән һәм югары белем министрлыгы тарафыннан тормышка ашырыла торган әлеге программа илнең […]

КФУ студентлары ICPC программалаштыру буенча дөнья чемпионатының ярымфиналына чыкты

Ул 2022нче елның язында узачак. Казан федераль университетының алты студенты ICPC спорт программалаштыруы буенча халыкара студентлар чемпионаты ярымфиналына чыкты. Ул 2022нче елның язында Санкт-Петербургта узачак. Ярымфиналда катнашу хокукын бирә торган сайлап алу ярышлары (чирек финал) онлайн-форматта ноябрьдә узды. Аларда бөтен Россиядән 105 команда катнашты. Әле күптән түгел генә игълан ителгән нәтиҗәләр буенча ярымфиналга КФУның ике […]

КФУ Кыргызстандагы белем бирү күргәзмәсендә тәкъдим ителде

Ул Россиядә белем алу мөмкинлекләре белән таныштыруга юнәлтелгән. Кыргызстан Республикасында «Россиядә белем алу (Ош – Җәлал-Абад-2021)» Россия вузлары күргәзмәсе уза. 6-10 декабрьдә чаралар өч шәһәрдә (Ош, Җәлал-Абад һәм Кызыл-Кыя) үтәчәк. Белем бирү күргәзмәсендә Казан федераль университетын Идарә, икътисад һәм финанслар институты, Социаль-фәлсәфи фәннәр һәм гаммәви коммуникация институты, Дизайн һәм киңлекләр сәнгате институты, А.М. Бутлеров исемендәге […]

КФУ студенты «Идарә ит!» менеджмент буенча яшьләр кубогының призеры булды

Илнең 82 вузы һәм көллиятенең 160 укучысы бәйге финалында катнашкан. «Идарә ит!» менеджмент буенча яшьләр кубогы финалы нәтиҗәләре буенча Казан федераль университеты Идарә, икътисад һәм финанслар институтының 4нче курс студенты Арина Романчева бронза призеры исеменә лаек булды. Әлеге бәйге «Россия – мөмкинлекләр иле» президент платформасы проектларының берсе. Финал Мәскәүдә, РФ Президенты каршындагы Россия халык хуҗалыгы […]

КФУның Фәнни китапханәсе турында фильм дөнья күрде

Кинокартина «Картотека. Китапханәләр» циклына керә. YouTube платформасында Казан федераль университетының Н.И. Лобачевский исемендәге Фәнни китапханәсе турында фильм чыкты. Ул 27-30 октябрьдә төшерелгән иде. Фильмның режиссеры һәм продюсеры – «Первое документальное кинотоварищество» ҖЧҖ генераль директоры Александр Замыслов, фәнни җитәкчесе – драматург, сценарист, тарих фәннәре кандидаты Владимир Забалуев, сценарий авторы – Елизавета Замыслова. «Картотека. Китапханәләр» проекты дәвамында […]

КФУ профессоры «Татарстан республикасының атказанган юристы» исеменә лаек булды

М. Таланның күпъеллык хезмәте республика җитәкчелеге дәрәҗәсендә билгеләп үтелде. Казан федераль университеты Юридик факультетының җинаять хокукы кафедрасы мөдире, Россия юристлар ассоциациясе әгъзасы Мария Таланга хокук фәне үсешенә һәм югары квалификацияле билгечләр әзерләүгә өлеш кертүе өчен «Татарстан республикасының атказанган юристы» исеме тапшырылды. Бүләкләү тантанасы Казан ратушасында «Ел юристы–2021» республика юридик премиясен тапшыру кысаларында үтте. Премиянең максаты […]

КФУ Фәнни китапханәсенә бүләккә «Лобачевский» китабы тапшырылды

Басма Н.И. Лобачевскийның тууына 229 ел тулган көндә бирелде. Казан федераль университетының Н.И. Лобачевский исемендәге Фәнни китапханәсенә Җәвад Тәрҗемановның «Юлбасма» нәшрияты тарафыннан нәшер ителгән «Лобачевский» китабы тапшырылды. Әлеге китапка 1970-1980нче елларда чыккан романның өч өлеше («Лобачевский», «Лобачевскийның яшьлеге», «Көмеш дага») кергән. Элеккеге басмалар китапханә фондында сакланыла, нөсхәләрнең берсендә авторның имзасы да бар. Китапларның нәкъ менә […]

КФУ студенты «Идарә ит!» менеджмент буенча кубок финалында Татарстанны тәкъдим итәчәк

Идарә, икътисад һәм финанслар институтының 4нче курс студенты Арина Романчева Россиянең иң яхшы идарә итү юнәлешендә белем алучы 150 студент исемлегенә эләккән. Казан федераль университеты Идарә, икътисад һәм финанслар институтының 4нче курс студенты Арина Романчева «Идарә ит!» менеджмент буенча кубок финалына юллама алды. Бу чара – «Россия – мөмкинлекләр иле» президент платформасы һәм РФ Президенты […]