КФУда Татарстанның рекреацион потенциалы картасын төзеделәр

Аны республиканың туристик зоналарын проектлаганда кулланачаклар. Казан федераль университеты эколог-галимнәре  Татарстан территорияләренең рекреацион җәлеп итү дәрәҗәсен бәяләделәр. Тикшеренүләр “ТР шәһәрләре үсеше институты” фонды өчен быелның апрель-май айларында үткәрелде. Аның кысаларында махсус цифрлы карта булдырылган. Проектны гамәлгә ашыруда Экология һәм табигатьтән файдалану институтының фәнни эшчәнлек буенча директор урынбасары Мария Кожевникова һәм гомуми экология кафедрасы доценты Вадим […]

КФУда мәктәп укытучыларының XI Халыкара фестивале узачак

Казан университетының танылган фәнни бренды Россиянең төрле төбәкләреннән һәм чит илләрнең 500 укытучысын берләштерәчәк. Казан федераль университетының Алабуга институтында 17-19 августта мәктәп укытучыларының XI Халыкара фестивале узачак. Ул дөньяның төрле илләре педагогларын, галимнәрен, белгечләрен берләштерәчәк. Фестиваль КФУның РФ интеллектуаль милек буенча федераль хезмәте тарафыннан теркәлгән  танылган фәнни бренды булып тора. Мәктәп укытучыларының халыкара фестивале – […]

КФУ студентлары Дондагы Ростов шәһәрендә туристлык сәфәрендә булдылар

 Казан университеты студентлар туризмын үстерү проектында катнаша.  РФ Президенты Владимир Путин кушуы буенча Россия Мәгариф һәм фән министрлыгының студентлар туризмын үстерү буенча пилот программасы 15 июльдә  эшли башлады. Анда 15 югары уку йорты катнаша, шул исәптән Казан федераль университеты да. Ростов-Донга сәфәрдә Физика институтының, Юридик факультетның, Н.И.Лобачевский исемендәге математика һәм механика институтының һәм Фундаменталь медицина […]

Абитуриентлар арасында иң популяр КФУ институтлары билгеле

Казан федераль университетына 107 мең гариза бирелгән. Казан федераль университетына 32 мең абитуриенттан 107 мең гариза тапшырылган (шуларның 75,5 меңнән артыгы – бюджет урыннарына), дип хәбәр итте кабул итү комиссиясенең җаваплы сәркатибе Александр Бибик. “Кичә абитуриентлардан гаризалар кабул итү тәмамланды. Баш вузга бакалавриат бюджетына, белгечлек һәм магистратурага 66836 гариза бирелгән, Алабуга институтына – 2330, ә […]

КФУның иң өлкән абитуриентына – 72 яшь

Бүген бюджет урыннарына конкурс кысаларында гаризалар кабул итү тәмамлана. Казан федераль университетына абитуриентлардан 100 меңнән артык гариза бирелгән. 31 мең кеше университетка укырга керү нияте турында белдерде. Бу хакта кабул итү комиссиясенең җаваплы сәркатибе Александр Бибик хәбәр итте. “Бүген Казан университетына бюджет урыннарына бакалавриатка, специалитетка һәм магистратурага конкурс кысаларында гаризалар кабул итүнең соңгы көне (18.00 […]

КФУ эксперты: «Яшел технологияләр глобаль җылыну нәтиҗәләрен минимальләштерергә ярдәм итәчәк»

Төп бурыч – 2100 елга климатның 1,5 градуска җылынуын булдырмау. Соңгы дистә елда тискәре һава торышы күренешләреннән зыян артты. Корылык, су басу һәм башка табигый катаклизмнар – болар барысы да климатның глобаль җылынуы нәтиҗәсе. Бу хакта Казан федераль университеты Экология һәм табигатьтән файдалану институтының метеорология, климатология һәм атмосфера экологиясе кафедрасы доценты Тимур Әүхәдиев сөйләде. Глобаль […]

КФУ студент отрядлары җәйге хезмәттә

Студентлар Татарстанда, Краснодар краенда, Кырымда һәм Вологда өлкәсендә эшлиләр. Казан федераль университетының студентлар отряды штабының 370 катнашучысы быелгы сезонда җәйге хезмәттә. КФУ студент отрядлары штабы җәйге чорда студентларны вакытлыча эшкә урнаштыру белән шөгыльләнә. Алар эшли генә түгел, ә мәдәни-массакүләм, социаль һәм спорт чараларын оештырып һәм аларда катнашып, чын студентлар тормышы белән яши. КФУның Медиа коммуникацияләр […]

КФУ вәкилләре «Биосфера» лагере укытучылары булачак

Профильле сменада катнашучылар Казан университеты галимнәре җитәкчелегендә тикшеренү эшләре алып барачак. Казан федераль университетының Фундаменталь медицина һәм биология институты укытучылары экология һәм биология буенча республикакүләм “Биосфера”  профильле сменасында (XXVII Республика “Биосфера” лагерь-мәктәбе) катнашучы мәктәп укучыларына белем бирәчәк. Смена 25 июльдән 11 августка кадәр Республика олимпиада үзәгенең “Дуслык” савыктыру-белем бирү комплексында уза. Анда 7-11 сыйныф укучылары – […]

КФУ «Плавучий университет Волжского бассейна» экспедициясенә кушылды

Югары уку йорты вәкилләренең бурычы – «Казан – Кама Тамагы» участогында Иделнең торышын бәяләү. Казан федераль университеты Идарә, икътисад һәм финанслар нститутының  алты вәкиле Түбән Новгородтан 21 июньдә старт алган «Плавучий университет Волжского бассейна» VI экспедициясенә кушылды. Ул Идел һәм аның кушылдыклары буйлап тикшеренү походын башлады.  Экспедициядә катнашучылар Чулман елгасының Иделгә койган урынында, Куйбышев сусаклагычының […]

КФУ магистры Собчак исемендәге стипендиягә ия булды

Ул 2021 елның 1 сентябреннән 2022 елның 31 августына кадәр ай саен 5 мең сум күләмендә түләнә. Россия Федерациясе Фән һәм югары белем бирү министрлыгы боерыгы нигезендә, Казан федераль университеты Юридик факультетының 2 нче курс магистранты Кирилл Нагорнов 2021/22 уку елында А.А. Собчак исемендәге стипендиягә ия булды. А.А. Собчак исемендәге стипендия «Юриспруденция» белгечлекләре яисә әзерлек […]