КФУның археолог-студентлары Алтын Урда чорындагы Багай авылы урынында казу эшләрен башкарды
Тикшеренү Россия фәнни фонды грантына башкарылган. Казан федераль университеты Халыкара мөнәсәбәтләр, тарих һәм шәрыкны өйрәнү институтының Археология һәм мирас реставрациясе кафедрасы профессоры Леонард Недашковский җитәкчелегендә археология экспедициясе Саратов өлкәсендә Алтын Урда чорындагы Багай авылы урынында казу эшләре алып барды. Идел буендагы Саратовта археологик тикшеренүләр экспедиция белән 1993 елдан башлап алып барыла (1993-1998 елларда – разведка, 1999-2024 […]