КФУның Яр Чаллы институты һәм көллияте студентлары шәһәрне кардан чистартырга булыша
Яшьләр автокаланың өч иҗтимагый киңлегендә эшли. Казан федераль университетының Яр Чаллы институты һәм Инженер-икътисади көллияте студентлары шәһәр хезмәтләре эшчеләренә Яр Чаллыны кардан чистартырга булыша. 22нче гыйнвардан башлап, көн саен вуз вәкилләре «Автомобиль юллары предприятиесе» МУП һәм Шәһәрне яшелләндерү хуҗалыгы эшчеләре белән кар чистарта. «Яр Чаллы шәһәре Башкарма комитеты, карны чистартуда ярдәм сорап, мөрәҗәгать итте. Безгә Азатлык […]
