КФУ эксперты COVID сезонлы чир булырмы дигән сорауга җавап бирде

Бүгенгә «омикрон» штаммының төрле вариантлары өстенлек итә. Стопкоронавирус.рф сайты мәгълүматларына караганда, Татарстан Республикасында узган тәүлектә 93 кеше авырган, 42 кеше сәламәтләнгән, 28 е хастаханәгә озатылган. Микробиология кафедрасы доценты, Казан федераль университетының Фундаменталь медицина һәм биология институтының ферментлар биосинтезы һәм биоинженериясе фәнни-тикшеренү лабораториясе өлкән фәнни хезмәткәре Павел Зеленихин әйтүенчә, коронавирус белән авыручылар саны арту иртәме-соңмы котылгысыз […]

КФУ студенты “Дөнья энҗесе – 2022” конкурсы җиңүчесе булды

Матурлык конкурсында безнең университет вәкиле 13 илдән килгән кызларны уздырды. Казан федераль университеты Халыкара мөнәсәбәтләр институтының 2 курс студенты, 19 яшьлек Дарья Мирон, Ленин исемендәге Казан мәдәният йортында  Ел саен уздырыла торган “Дөнья энҗесе – 2022”  халыкара ачык матурлык һәм талант фестиваль-конкурсының финалында җиңде. КФУ вәкиле “Дөнья энҗесе – 2022” һәм “Мисс максатчанлык” титулларын яулап, […]

РФ сәламәтлек саклау министрлыгы КФУ ординаторы тәкъдим иткән «Студент+» проектын хуплады

Ул студентларның VII Бөтенроссия медицина һәм фармация форумында тәкъдим ителде. Казан федераль университетының Фундаменталь медицина һәм биология институты Югары медицина мәктәбенең морфология һәм гомуми патология кафедрасы ассистенты, 1 нче курс ординаторы Хожиакбар Валижонов команда составында студентларның VII Бөтенроссия медицина һәм фармация форумында җиңүче булды. Чара Калуга өлкәсендә узды. Форум студентлар үзидарәсе, медицина һәм фармацевтика юнәлешендә […]

КФУ эксперты якын көннәрдә Казандагы һава торышы турында сөйләде

Июньдә температура күрсәткечләре норма чикләрендә булыр дип фаразлана. Казанга күптән көтелгән җәй килде – календарь җәй климат белән туры килде. Якын көннәрдә шәһәр халкын һәм башкала кунакларын нинди һава торышы көтүе турында Казан федераль университеты медиакоммуникацияләр үзәгенә Экология һәм табигатьтән файдалану институтының метеорология, климатология һәм экология кафедрасы профессоры Юрий Переведенцев сөйләде. Юрий Переведенцев әйтүенчә, җәй […]

КФУ эксперты еланнар чагудан ничек саклану кирәклеге турында сөйләде

Кеше сөйрәлүчеләрнең яшәү урыннарында булганда, алар белән очрашу куркынычы арта. Урман буйлап йөргәндә, мөмкин кадәр сак һәм игътибарлы булырга кирәк, чөнки монда елан белән очрашырга була. Казан федераль университеты Фундаменталь медицина һәм биология институтының зоология һәм гомуми биология кафедрасы доценты Илдар Хәйретдинов сөйрәлүчеләр чагудан үзеңне ничек саклап калу турында сөйләде. “Аларның кушылу чоры барган вакытта […]

КФУ клиникасында бер үк вакытта йөрәкнең митраль клапанына протезлау уздырдылар һәм зобны алдылар

Операция дүрт сәгатьтән артык дәвам итте һәм уңышлы узды. Казан федераль университетының Университет клиникасы белгечләре Татарстан Республикасы Сәламәтлек саклау министрлыгының баш штаттан тыш йөрәк-кан тамырлары хирургы, профессор Роина Джорджикия һәм Республика клиник онкология диспансерының онкология бүлеге (баш һәм муен шеше) мөдире Ринат Хәмидуллин катнашында катнаш хирургия операциясен эшләделәр. Операция вакытында хирурглар бер үк вакытта йөрәкнең […]

КФУның “Смородина ” ансамбле – «Россия Студентлар язы»ның беренче дәрәҗә лауреаты

  «Халык җырларын стилизацияләү» номинациясендә ул иң яхшы коллектив дип танылды. Самарада югары белем бирү оешмаларының «Россия Студентлар язы» XXX Бөтенроссия юбилей фестивале тәмамланды. Казан федераль университетыннан идарә, икътисад һәм финанслар институтының «Смородина» халык җыры ансамбле чыгыш ясады. Фестиваль Россиянең 85 төбәгеннән 3500 катнашучыны берләштерде. Коллективлар үзләренең иҗади номерларын 10 юнәлештә тәкъдим иттеләр: вокал, инструменталь, […]

КФУда Сьер-Леоне Республикасының Россиядәге илчесе булды

Делегация әгъзалары өчен Казан университеты тарихы музее буйлап экскурсия уздырдылар. Казанга эш визиты кысаларында Сьер-Леоне Республикасының Россиядәге Гадәттән тыш һәм Тулы вәкаләтле Илчесе Мөхәммәд Йонгаво җитәкчелегендә Сьер-Леон Республикасы делегациясе Казан федераль университетында булды. Кунаклар өчен Казан университетының тарих музее буйлап экскурсияне КФУ ректораты каршындагы халыкара эшчәнлек буенча киңәшчесе Линар Латыйпов үткәрде. Ул музей экспонатлары һәм […]

КФУ студентлары химия буенча Халыкара студентлар олимпиадасы җиңүчеләре һәм призерлары булды

А.М. Бутлеров исемендәге Химия институты студентлары беренче, икенче һәм өченче дәрәҗә дипломнар яулады. Ягшыгелди Какаев исемендәге Халыкара Нефть һәм газ университеты (Төрекмәнстан) тарафыннан оештырылган химия буенча Халыкара студентлар интернет-олимпиадасына йомгак ясалды. КФУның А. М.Бутлеров исемендәге Химия институты студентлары шәхси беренчелектә интеллектуаль ярышның бөтен пьедесталын да яуладылар. Олимпиада дистанцион рәвештә, Moodle платформасында үтте. Анда 13 илдән:  […]

Казан университеты – KazanSummit 2022дә катнашучылар арасында

КФУ вәкилләре берничә секциядә спикерлар булып чыгыш ясаячак. 19-21 майда «Россия – Ислам дөньясы: KazanSummit 2022» Russia Halal Expo ХІІІ Халыкара икътисади саммиты булачак. Саммит – Россия Федерациясе һәм Ислам хезмәттәшлеге оешмасында (ИХО) катнашучы илләрнең икътисади хезмәттәшлегенең төп мәйданы. Саммит халыкара оешмалар, иҗтимагый һәм финанс институтлары вәкилләрен, илчелек хезмәткәрләрен, сәясәтчеләрне, инвесторларны һәм эшкуарларны җыячак. Икътисадый […]