КФУ эксперты кызуны ничек җиңелрәк кичерергә икәнен сөйләде
Иң элек ачык һавада озак йөрүдән качарга кирәк, бигрәк тә иң кызу вакытта – 11 дән 17 сәгатькә кадәр. Кызуны ничек җиңелрәк кичерергә, куркыныч янаган төркемгә керүче кешеләргә күпме сыеклык кулланырга, ә нинди ризыктан тыелырга кирәк? Татарстан Республикасында көтеләчәк 30 градуслы эсселек уңаеннан бу хакта Казан федераль университетының медиакоммуникацияләр үзәгенә Университет клиникасының профилактика бүлеге мөдире […]
