КФУда «Урта диңгез буйлап» күргәзмәсе ачылды

Анда Европа фотографларының эшләре, төрле илләрдән килгән хатлар, борынгы юл күрсәткечләре, шулай ук югары уку йорты хезмәткәрләре тарафыннан сәяхәтләрдән алып кайткан төрле әйберләр тәкъдим ителгән. Н.И. Лобачевский музеенда КФУның Н.И. Лобачевский исемендәге Фәнни китапханә һәм вуз музейлары хезмәткәрләре әзерләгән «Урта диңгез буйлап» экспозициясе ачылды. “Урта диңгез буе – ул чын мәгънәсендә уникаль географик һәм тарихи […]

КФУ вәкилләре Россия-Африка клубының беренче утырышында катнашты

Аның төп темасы яңа геоикътисадый шартларда Россия һәм Африка илләренең уртак бизнес-проектларын гамәлгә ашыру турында фикер алышу булды. Казан федераль университеты Халыкара мөнәсәбәтләр институтының шәрыкны, Исламны өйрәнү һәм африканистика кафедрасы доценты Рамил Юзмөхәммәтов, Социаль-фәлсәфи фәннәр һәм гаммәви коммуникацияләр институтының конфликтология кафедрасы доценты Евгения Храмова М.В.Ломоносов исемендәге Мәскәү дәүләт университетының глобаль процесслар факультетында узган Россия-Африка клубының […]

КФУ эксперты Казанда август ае ничек булачагы турында сөйләде

Июль алдагы елларга караганда 1 градуска эссерәк булды. 2022 елның июле Казанда җәйгечә эссе һәм аномаль яңгырлы булды. Алтынчы ел рәттән июльдә явым-төшем күләме нормадан шактый югары. Бу хакта КФУның медиакоммуникацияләр үзәгенә Казан федераль университеты метеорология, климатология һәм атмосфера экологиясе кафедрасы доценты, география фәннәре кандидаты Тимур Әүхәдиев хәбәр итте. Тимур Әүхәдиев әйтүенчә, 2022 елның июлендә […]

КФУ диетологы яшелчәләр сезонында супергеройны атады

Берничә уч  шпинат составында нибары 7 ккал гына, аның каравы К витаминының көндезге нормасы бар. Организмны витаминнар белән тулыландыру өчен өстенлек бирергә кирәк булган сезонлы яшелчәләр һәм җиләк-җимеш турында КФУның Медиа коммуникацияләр үзәгенә Казан федераль университеты клиникасының югары категорияле табиб-диетологы Венера Аверкиева сөйләде. Венера Аверкиева әйтүенчә, җәй –  организмны витаминнар һәм башка файдалы матдәләр белән […]

КФУда журналистика буенча эчке кереш сынаулар уза

Абитуриентлар ике профиль – “Яңа милли медиа” һәм “Мультимедияле журналистика” буенча имтихан тапшыра.   Казан федераль университетында эчке кереш сынаулар дәвам итә. КФУның журналистика һәм медиакоммуникацияләр югары мәктәбендә иҗат юнәлеше сынаулары уза. Журналистика һәм медиакоммуникацияләр югары мәктәбенең милли һәм глобаль медиа чаралары кафедрасы доценты Роман Баканов әйтүенчә, бүген, 20 июльдә, абитуриентлар ике профильдә –  “Яңа […]

КФУ лицеистлары яшь геологларның кыр олимпиадасы призерлары булдылар

Катнашучылар минералогия, палеонтология, гидрология һәм радиометрия буенча белемнәрен сынады.  Яшь геологларның VIII Республика ачык кыр олимпиадасы тәмамланды. Казан федераль университеты  IT-лицееның «Ферсман»командасы мактаулы икенче урынга ия булды. Атна дәвамында Татарстан, Пермь крае һәм Кырым Республикасыннан, шулай ук Үзбәкстан һәм Казакъстаннан 300 дән артык укучы геологик тематиканың теоретик һәм кыр ярышларында үз күнекмәләрен һәм осталыкларын күрсәтте. […]

Казан университеты тулай торакларында ремонт дәвам итә

Эшләр Губкин һәм Гадел Кутуй урамнарындагы тулай торакларда алып барыла. Казан федераль университетында тулай торакларны яңа уку елына әзерләү эшләре дәвам итә, аларның кайберләрендә ремонт эшләре бара. Бу турыда тулырак итеп КФУның Студентлар шәһәрчеге директоры Радик Николаев сөйләде. Бүген ремонт эшләре 10 нчы (Губкин ур., 11) һәм 6 нчы тулай торакта (Гадел Кутуй ур., 2) […]

КФУда күчмә Сәламәтлек көннәре башлана

Беренче чара бу шимбәдә, 16 июльдә булачак. 16 июльдән 20 августка кадәр Казан федераль университетында хезмәткәрләр, студентлар һәм аларның гаиләләре өчен Сәламәтлек көннәре оештырыла. Чаралар «Яльчик» укыту-сәламәтләндерү үзәгендә узачак. Күчмә чаралар физик культура белән шөгыльләнү һәм сәламәт яшәү рәвешен пропагандалау өчен шартлар тудыруга юнәлтелгән. Мәсәлән, ял көне турлары 16 һәм 23 июль, шулай ук 13 […]

15 июльдә КФУда эчке сынаулар башлана

Алар көндезге, традицион форматта да, онлайн да узачак. Казан федераль университетында кабул итү кампаниясе дәвам итә. КФУга укырга керү өчен 22 меңнән артык абитуриент документ тапшырылган. Алардан 124 мең гариза кергән. 15 июльдә аларның бер өлеше өчен эчке кереш сынаулар башлана. Университет мөстәкыйль рәвештә үткәрә торган имтиханнарда чит ил гражданнары; чит илдә белем алган һәм […]

КФУ студенты Miss Global конкурсы номинациясендә җиңде

Алинә Гәрәева шулай ук конкурсның иң яхшы 25 катнашучысы арасына керде. Казан федераль университетының Филология һәм мәдәниятара багланышлар институты студенты Алинә Гәрәева «Мисс фотогеничность – 2021» номинациясендә җиңде, шулай ук Балида, Индонезиядә узган Miss Global – 2022 халыкара матурлык конкурсының иң яхшы катнашучылары арасына керде. Исегезгә төшерәбез, Алинә Россиядән бердәнбер катнашучы булды. Студент кыз әйтүенчә, […]