Университет клиникасы бүлеге мөдире «Татарстанның атказанган табибы» исеменә лаек булды
Бүлек мөдире – Казан федераль университетының Университет клиникасы 1нче терапия бүлеге терапевты Илсөяр Шәфыйгуллинага халык сәламәтлеген саклау эше һәм күпъеллык намуслы хезмәте өчен «Татарстанның атказанган табибы» исеме бирелде. Ул бүләкне Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов кулыннан алды. «Эшем миңа бик ошый. Минемчә, әлеге бүләк эшчәнлегемә бәя һәм үз эшемне яхшы башкаруның билгесе», – диде Илсөяр Шәфыйгуллина. […]
