КФУ “Җир сәгате” акциясенә кушылачак

Бу көнне университет биналарының архитектура-декоратив яктырткычларын сүндерәчәкләр. Казан федераль университеты кабат “Җир сәгате” экология акциясендә катнашачак. 26 мартта 20.30дан 21.30 сәгатькә кадәр Казан федераль университеты биналарының архитектур-декоратив яктырткычлары сүндереләчәк. Ел саен үткәрелә торган “Җир сәгате” экологик акциясе Бөтендөнья кыргый табигать фонды (WWF) тарафыннан 2007 елда башланып китте. Ул символик характерга ия һәм планетаның табигатенә һәм […]

КФУның «Сәламәтлек поезды» акциясендә 1100дән артык кеше катнашкан

Быелгы сезон чаралары тәмам. Казан федераль университетында студентлар һәм хезмәткәрләрнең “Сәламәтлек поезды” дип исемләнгән спорт-сәламәтләндерү акциясе тәмамланды. Чараны «Казан юлбарслары» студентлар спорт клубы һәм Яшьләр сәясәте департаменты оештырды. “Поездга” эләгергә теләүчеләр саны һәрвакыт бирелгән урыннар саныннан артып китә. Чара чит ил студентлары арасында аеруча зур уңышка ия, алар өчен бу чаңгыда шуарга өйрәнү һәм традицион кышкы күңел […]

Альберт Ризванов: ««Стелс-омикрон» коронавирусның алдагы штаммын кысрыклап чыгара»

Яңа штамм бигрәк тә йогышлы. Хәзер дөньяда коронавирусның төп варианты булып “стелс-омикрон”  (В.2) дип аталганы калды. Мәсәлән, Бөекбританиядә йоктыруның барлык очракларының өчтән икесе нәкъ менә ВА.2 гә туры килә,  өчтән бере – ВА.1 гә (“башлангыч “омикрон”) карый. Бу хакта Медиакоммникацияләр үзәгенә  КФУның Прецизион һәм регенератив медицина фәнни-клиник үзәге директоры Альберт Ризванов хәбәр итте. Профессор әйтүенчә, “стелс-омикрон” […]

КФУ студентлары “РЖД”га эшкә урнаша ала

Студентлар Горький филиалының техник паркында булдылар. Казан федераль университеты студентлары «Федераль пассажир компаниясе» АҖ Горький филиалының Казан вагон участогында булдылар. Федераль пассажир компаниясе (ФПК) – “Россия тимер юллары” холдингы карамагындагы россия компаниясе. Россия тимер юллары – эре илкүләм тимер юл ташучысы, тимер юл инфраструктурасы төзелешен оештыручы һәм хуҗасы. ФПК пассажирлар йөртү һәм йөк багажын тимер […]

КФУ эксперты Казанда кайчан җылытачагын әйтте

Киләсе ун көн климат нормасына якын булыр дип фаразлана. Казан федераль университеты Экология һәм табигатьтән файдалану институтының метеорология, климатология һәм атмосфера экологиясе кафедрасы доценты Тимур Әүхәдиев якын көннәрдә Казанда һава торышы  нинди булачагы турында сөйләде. “Мартның беренче яртысында уртача температура -8,2 градус тәшкил итте. Норма буенча -5 градус булырга тиеш иде. Март башында һава торышының […]

Казан университетында «Белем территориясе» фестивале узды

Анда КФУның меңнән артык студенты, укучысы катнашты. Казан федераль университетында «Белем территориясе» фән фестивале узды. «УНИКС» залында узган чарада меңнән артык студент һәм укучы катнашты. Программада Россия фәне көненә багышланган тантаналы чара, социогуманитар, табигать фәннәре һәм инженер-техник профильләре буенча интерактивлар, белем бирү лекцияләре узды, аларның берсен Татарстан яшьләр эшләре министры урынбасары Софья Мустафина укыды. «Бүген […]

«Мин – профессионал» олимпиадасының сайлап алу турларына нәтиҗә ясалды

КФУ – «Реклама һәм җәмәгатьчелек белән элемтәләр» юнәлеше буенча бәйгенең оештыручысы. Россия вузларының 34 меңнән артык студенты «Мин – профессионал» олимпиадасының йомгаклау этабын уңышлы узган, аларның 956сы – Татарстан университетларыннан. Оештыручылар конкурсның сайлап алу турларына нәтиҗә ясады. «Мин – профессионал» – «Россия – мөмкинлекләр иле» президент платформасының флагман проектларының берсе. Олимпиада Россия Фән һәм югары […]

КФУ доценты «омикрон» дулкыны күпме дәвам итәчәге турында сөйләде

Галим сүзләренчә, «омикрон» – «ухань» яки «альфа» кебек элеккеге штаммнардан башланып дәвам итә торган коронавирус версиясе. 2нче февраль мәгълүматларына караганда, соңгы тәүлек эчендә Россиядә коронавирус инфекциясен йоктыруның 141 мең очрагы теркәлгән. Татарстанда 528 кеше хастаханәләргә салынган, 117се терелгән, 848 яңа очрак теркәлгән. Элек  хәбәр ителгәнчә, «омикрон» штаммы мутация нәтиҗәсендә күпкә контактлырак була башлаган. Бу коронавирусның […]

КФУда беренче «Сәламәтлек поезды» узды

Узган ялларда традицион спорт чарасына старт бирелде. 29 гыйнварда быел беренче тапкыр «Сәламәтлек поезды» спорт-сәламәтләндерү чарасы үтте. Инде икенче ел рәттән ул Яшьләр сәясәте департаменты тарафыннан институтлар, Юридик факультет, «Казан юлбарслары» студент спорт клубы белән берлектә КФУның В.П.Энгельгардт исемендәге астрономия обсерваториясе территориясендә уздырыла. «Сәламәтлек поезды» 20нче мартка кадәр, атна саен шимбә һәм якшәмбе көннәрендә, үтәчәк. […]

КФУда «Белем территориясе» фән фестивале узачак

Чара Россия фәне көненә багышлана. 8нче февральдә Казан федераль университетында «Белем территориясе» дип аталган фән фестивале узачак. Россия фәне көненә багышланган тантаналы чара «УНИКС» концертлар залында, сәгать 11дә узачак. Фестиваль кысаларында белем бирү-агарту лекцияләре (10.00-15.00) дә планлаштырылган. Алар арасында косметика һәм косметологиядә кулланыла торган «яшел химия»; депрессия; алмаз, бриллиант тарихы; психологның файдасы; Җир климатының үзгәрүе; […]