КФУ университет клиникасында ДХР (ДНР)дан килгән хатын-кызга операция ясадылар

Трансуретраль уретеролитотрипсия уңышлы узды. Казан федераль университетының Университет клиникасында Донецк Халык Республикасында яшәүчегә уңышлы операция ясадылар. Татьяна Евтухованың бөер ташы авыруы  түбән температурада подвалда озак тору (берничә атна) сәбәпле кискәнләшеп китә. “Ул бөерендәге чәнчү билгеләре белән уртача авырлыктагы (бөер ташы авыруының кискенләшүе) хәлдә килде. Трансуретраль уретеролитотрипсия булды. Операция эндоскопик рәвештә үткәрелде. Табибларның фаразлары уңай”, – […]

КФУның Симуляция үзәгендә сәламәтлек мөмкинлекләре чикләнгән балалар өчен экскурсия узды

 Казанның 172 нче мәктәбе укучылары Фундаменталь медицина һәм биология институтының Симуляция үзәгендә булдылар. «Приоритет-2030» стратегик академик лидерлык программасын гамәлгә ашыру кысаларында сәламәтлек мөмкинлекләре чикләнгән 172 нче мәктәп укучылары өчен Казан федераль университетында«Йөрәк кинәт туктаганда минем гамәлләр» дигән тематик экскурсия узды. Укучылар ясалма йөрәк тибешен тоярга, робот-манекенда аускультация үткәрергә, патология һәм нормада йөрәк тавышын тыңлау мөмкинлеген […]

КФУ студентлары эшмәкәрләр өчен инглиз телле клуб төзегәннәр

Аның презентациясе 15 апрельдә булачак. Мәгълүмати технологияләр һәм интеллектуаль системалар институтының чит ил студентлары эшкуарлар өчен инглиз телле клуб оештырган. Клубны тәкъдир итү 15 апрельдә 13.30 сәгатьтә  КФУның «УНИКС» коворкингында узачак. Клуб булдыру нияте институтының 1 курс студенты Абдулрахман Моридода (Сүрия) туган. Технологияләр өлкәсендә үз бизнесын булдыру уе белән ул Россиягә килгән һәм КФУга укырга кергән, биредә ясалма […]

КФУны тәмамлаучы Fotogram социаль челтәрен эшли

Кушымта фотошоп һәм ретушьсыз реаль тормышны күрсәтә. Казан федераль университетының Геология һәм нефть-газ технологияләре институтын тәмамлаган Евгений Перевощиков Fotogram социаль челтәрен булдыра. Кушымтаны эшләү танылган интернет-платформаларны блоклаганчы ук башланды. Хәзерге дөньяда социаль челтәрләрдә фотосурәтләр кеше турында үзе белән чагыштырганда күбрәк сөйли ала. Кешеләр сурәтләр аша үз хис-кичерешләрен белдерә, тәэсирләре, әһәмиятле мизгелләре яки көндәлек вак-төякләре белән […]

КФУ студенты тхэквондо буенча Россия чемпионаты призеры булды

Фундаменталь медицина һәм биология институты студенты  тхэквондо буенча студентлар арасында Россия чемпионатында өченче урынны яулады. Люберцыда студентлар арасында тхэквондо буенча Россия чемпионаты тәмамланды. Фундаменталь медицина һәм биология институтының 2 курс студенты Ханмагомед Рамазанов 74 килограммга кадәр авырлык категориясендә бронза яулады. Чемпионат 2-5 апрельдә узды. Аңа әзерлек күптән бара иде инде. Күнегүләрне, нигездә, спортчы Казанда  ясаган, шулай […]

КФУда «922 по Булгару» фильмы төшерелде

Ул Идел Болгарында Ислам динен кабул итүнең 1100 еллыгына багышланган. Казан федераль университеты Н.И. Лобачевский исемендәге Фәнни китапханәнең кулъязмалар һәм сирәк китаплар бүлегендә «922 по Булгару» фильмы төшерелде. Татарстан Республикасы Президенты Аппараты һәм Мөселманнарның Диния нәзарәте заказы буенча төшерелә торган кыска метражлы документаль фильм Идел буе Болгар дәүләтендә ислам динен кабул итүнең 1100 еллыгына багышланган. […]

КФУ студентлары ТР Фәннәр академиясе стипендиясенә ия булды

Ул талантлы яшьләрне бүләкләү, фәнни тикшеренүләрне һәм техник эшләнмәләрне стимуллаштыру өчен булдырылган. Казан федераль университетының ике студенты 2021-2022 уку елының икенче семестрында Татарстан Республикасы Фәннәр академиясенең стипендиатлары булды. Геология һәм нефть-газ технологияләре институтының (әзерлек юнәлеше – «Нефть-газ эше», профиль – «Нефть, газ һәм табигый битумнар технологияләре») Алфаяад Әссим Гани Һашим һәм Фундаменталь медицина һәм биология […]

КФУда «Тоталь диктант» язачаклар

Казан университеты Казанда акция уздыру мәйданчыкларының берсе.  9 апрельдә Казанда «Тоталь диктант»  унынчы юбилей бөтендөнья акциясе узачак. Аның максаты – грамоталылыкны һәм рус телен популярлаштыру. Казан федераль университеты акциянең партнеры һәм аны уздыру мәйданчыкларының берсе булып тора. Катнашучылар КФУның Филология һәм мәдәниятара багланышлар институтында (Татарстан урамы, 2) 345, 346, 355 нче аудиторияләрдә үз белемнәрен тикшерә […]

КФУ командасы бухгалтерлык исәбе буенча олимпиада призеры булды

Идарә, икътисад һәм финанслар институты студентлары икенче урынны яулады һәм шәхси номинациядә билгеләп үтелде. Россия Халыклар дуслыгы университетында бухгалтерлык исәбе буенча «Бухучет вокруг нас» Евразия студентлар олимпиадасы тәмамланды. Анда Казан федераль университеты командасы Россия, Казахстан, Кыргызстан, Үзбәкстан, Беларуссия, Донецк халык республикасыннан 32 әйдәп баручы югары уку йорты арасында икенче урынны яулады. Бухгалтерлык исәбе буенча ярышлар […]

КФУ командасы хирургия буенча олимпиадада призлы урыннар яулады

Студент-медиклар яңа рекорд куйды – индивидуаль зачетта биш призлы урын. Пермьдә хирургия буенча ХI Идел буе студентлар олимпиадасы тәмамланды (академик М.И.Перельман исемендәге хирургия буенча XXX Халыкара студентлар олимпиадасының ярымфиналы). Казан федераль университеты студентлары җиңүче һәм призерлар исемлегендә.  Халыкара студентлар олимпиадасының ярымфиналы Академик Е.А.Вагнер исемендәге Пермь дәүләт  медицина университетында узды. Ярышта Идел буе шәһәрләреннән 12 команда катнашты. […]