Казан университетында экзоскелет-урындык эшлиләр
Җайланма буе 165 см дан 190 см га кадәр булган кешеләр өчен каралган. Казан федераль университетының Фундаменталь медицина һәм биология институтының 6 курс студенты Мәликә Юнысова тәннең аскы өлешен тотып тору һәм төрле хәлләрдә эшне җиңеләйтү өчен экзоскелет-урындык эшләү белән шөгыльләнә. Ул «студентлар стартабы» конкурсы җиңүчесе. Мәликә тәкъдим иткән экзоскелет тәннең аскы өлешен тотып тору […]
