КФУ студентлары өчен яңа онлайн-сервислар эшли башлады
Алар белән югары уку йорты сайтында студентларның һәм аспирантларның шәхси кабинетында эшләргә мөмкин. kpfu.ru сайтындагы шәхси кабинетта “Тулай торак” бүлегендә Казан федераль университеты студентлары һәм аспирантлары өчен биш яңа сервис эшли башлады. Алдагы көнне аларны КФУ “УНИКС”ның кече залында узган гомумуниверситет старостатында тәкъдим иттеләр. «Центр обращений», «Ответственные в общежитии», «Уведомления», «Документация» һәм «Уведомление о выселении» дигән […]
