КФУ студентлары Зөядә дебаркадерны торгызырга ярдәм итә

Киләчәктә дебаркадер елга һәм елгадагы яшәү рәвешенә багышланган “Зөя утрау-шәһәрчеге” музей-тыюлыгының яңа даими экспозициясенең бер өлеше булачак.   Узган ял көннәрендә Казан федераль университетының Дизайн һәм пространство сәнгате институты укытучылары һәм студентлары Зөядә «Том Сойер Фест» фестивалендә катнашты. Ике сменада КФУның 59 вәкиле  киләчәктә буяу өчен җирле дебаркадерны әзерләүдә ярдәм итте. “Том Сойер Фест” – […]

КФУда күргәзмәдә 200гә якын иң яхшы фәнни мәкалә тәкъдим ителде

«КФУда туган белемнәр» экспозициясе соңгы биш елда Казан университеты галимнәренең иң шәп язмаларын берләштерде. Казан федераль университетының төп бинасы һәм икенче корпусы (Кремль ур., 35) арасындагы аллеяда беренче тапкыр «КФУда туган билемнәр» дигән бер көнлек күргәзмә узды. “Бүген Белем көне, һәм без бакалавриат һәм белгечлекнең беренче курсына укырга килгән студентларыбызга, шулай ук беренче курс магистрларына Казан […]

КФУ студентлары бөтенроссия яшьләр фәнни форумы призерлары булдылар

Чара Новосибирскида узды. «Киләчәк фәне – яшьләр фәне» VII Бөтенроссия яшьләр фәнни форумына йомгак ясалды. Ул Новосибирскида “Технопром-2022” халыкара технологик үсеш форумы кысаларында узды. Призерлар арасында – Казан федераль университеты аспирантлары һәм магистранты. Форум бер зур чара кысаларында яшь галимнәрне, аспирантларны, студентларны һәм фәннең төрле өлкәләреннән алдынгы галимнәрне берләштерде, аларга үз тикшеренүләрен күрсәтергә мөмкинлек бирде. […]

«КФУның цифрлы кафедралары» проекты буенча укуга заявкалар кабул ителә башлады

Студентлар IT өлкәсендә өстәмә һөнәри әзерлек программаларын үзләштерә алачак. Казан федераль университетында “КФУның цифрлы кафедралары” проекты кысаларында гамәлгә ашырылачак IТ өлкәсендәге биш өстәмә һөнәри әзерлек программасы буенча укуга заявкалар кабул ителә башлады. Әлеге проект «IТ-тармакның кадрлар потенциалын үстерү» федераль проекты кысаларында университет базасында гамәлгә ашырыла һәм шушы өлкәдә цифрлы компетенцияләр алуга һәм алгоритмнар төзүгә, профильле […]

КФУ клиникасында Аргоноплазма коагуляторын кулланып, кесарево кисешен уңышлы үткәрделәр

3,11 кг авырлыктагы һәм 54 см озынлыктагы кыз дөньяга килде.   Казан федераль университеты клиникасының акушерлык бүлегендә, Аргоноплазма коагуляциясе методын кулланып, планлы кесарево кисешүе үткәрелде. 3,11 кг авырлыктагы һәм 54 см озынлыктагы кыз дөньяга килгән. «Заманча хирургиянең өстенлеге шунда ки, нәкъ менә аргоноплазмалы коагуляция методын (АПК) кулланып, ионлаштырылган газ (аргон) ярдәмендә тукымага югары ешлыклы ток […]

КФУда бүтән шәһәрдән килгән беренче курс студентларын урнаштыру башланды

Алар Универсиада авылы һәм Студентлар шәһәрчеге тулай торагына урнаша.   Казан федераль университетында студентларны тулай торакларга урнаштыра башладылар. Бүген тулай торакларга Халыкара мөнәсәбәтләр институты, Фундаменталь медицина һәм биология институты, шулай ук Психология һәм мәгариф институты беренче курс студентлары керде.  Урнашуга кадәр КФУның Эчке режимны, гражданнар оборонасын һәм хезмәтне саклауны тәэмин итү департаменты уздырган эчке тәртип һәм […]

КФУ эксперты студентка яңа уку елына психологик яктан ничек әзерләнергә кирәклеге турында сөйләде

Тыныч булу өчен үзеңдә һәм тирә-якта нәрсә үзгәрәчәген белү мөһим, дип саный педагог-психолог. Яңа уку елы башланырга санаулы көннәр калды. Беренче курс студентларына тормышның яңа этабына, студентлыкка мораль яктан ничек әзер булырга кирәклеге турында – безнең материалда. Психология һәм мәгариф институтының педагогик психология кафедрасы доценты Эльвира Гыйлемханова әйтүенчә, студент чоры  – үсеш баскычы буенча тагын […]

КФУ доценты Жорес Алферов исемендәге стипендиягә ия булды

Конкурста катнашуга 191 гариза бирелгән. 2022 елда физика һәм нанотехнологияләр өлкәсендә яшь галимнәр өчен Ж.И.Алферов исемендәге шәхси стипендиягә конкурста җиңүчеләр исемлеге игълан ителде. Җиңүчеләр унлыгында Казан федераль университеты вәкиле дә бар. Ул Физика институтының исәпләү физикасы  һәм физик процессларны модельләштерү кафедрасы доценты Булат Галимҗанов. Шунысын да әйтеп китик, гаризаларның гомуми саны 191 булган. Ж.И.Алферов исемендәге […]

КФУ магистры Татарстан студентлары өчен суперсервис төзи

Бу студентлар өчен сервислар, функцияләр һәм өстенлек программалары җыелмасы белән мобиль кушымта. Казан федераль университетының Халыкара мөнәсәбәтләр институты магистратурасын тәмамлаган, КФУның Үсеш фонды директоры, «Знание» Россия җәмгыятенең «Лекторлар лигасы» I сезонында җиңүче, «Студентлар лидеры – 2020» бөтенроссия конкурсының округ этабында җиңүче Илнур Хаҗипов «Студент стартапы» конкурсында җиңүчеләрнең берсе булды һәм «”ТР студенты” Суперсервисы» проектын гамәлгә […]

16 яшьлек абитуриентлар КФУның иң яшь студентлары булды

Алар ни өчен Казан университетын сайлаулары турында сөйләделәр. Казан федераль университетын гомуми белем бирү учреждениеләрен тәмамлаучылар гына түгел, шулай ук урта махсус уку йортларын, шартнамә нигезендә бакалавриат программасын үтәргә теләгән башка югары уку йортларын тәмамлаучылар да сайлый. Бу хакта Казан федераль университетының медиакоммуникацияләр үзәгенә кабул итү комиссиясенең җаваплы сәркатибе Александр Бибик хәбәр итте. Шулай ук […]