КФУ китапханәсе фондыннан XIX гасыр басма Коръәне Мәскәүдә тәкъдим ителде
Күргәзмә мөселманнарның Мәккәдән Мәдинәгә хиҗрәтенең 1400 еллыгына һәм Идел Болгарстанында ислам кабул ителүнең 1100 еллыгына багышланган. Мәскәү җәмигъ мәчетенең ислам музеенда «Кәлам Шәриф – бөек мирас» күргәзмәсе булды. Казан федераль университетының Н.И.Лобачевский исемендәге Фәнни китапханәсе фондларыннан басма Коръән күргәзмә экспонатлары булды. Күргәзмәне ачу мөселман дөньясы илләреннән Россиядә фәтвәләр бастыру буенча I Халыкара симпозиум кунаклары катнашында […]
