Атна ахырына Татарстанда кар катламы ятачак
Тәүлеклекнең уртача температурасы -5 градустан түбән төшәчәк. Аномаль җылыдан соң Татарстанда суытып җибәрде. Моның сәбәбе Төньяк Атлантикадан республикага явым-төшем китергән циклон булды. Бу хакта КФУ Экология һәм табигатьтән файдалану институтының метеорология, климатология һәм атмосфера экологиясе кафедрасы профессоры Юрий Переведенцев хәбәр итте. “Якын көннәрдә һава торышы климат нормасына туры киләчәк, әмма атна ахырына инде салкынрак булачак. […]
