КФУ дизайнерлары анимацион квест-уен булдырды

“Изге чишмә легендалары” уен ботын ТЮЗ артистлары тавышландырды. Казан федераль университетының дизайн һәм пространство сәнгате (ИДиПИ) институтының «Моушн-дизайн» әзерлеге юнәлешләре студентлары «Изге чишмә легендалары» уен Telegram-ботын эшләгәннәр. Быелның җәендә физик затлар өчен Татарстан Республикасы Яшьләр эшләре министрлыгы грантын алган ИДиПИ өлкән укытучысы   Миләүшә Тукмакованың “Биләр авылының Изге чишмә легендасы” маҗаралы квест-уены” проектын тормышка ашыруда институтның […]

7 декабрьдә “Милли казаныш” фестиваленең гала-концерты була

 Идел буе федераль округы вузлары студентлары һәм мәктәп укучылары иҗади номерларын тәкъдим итәчәк. Казан федераль университетында «Милли казаныш» Идел буе яшьләр халык иҗаты фестивале уза. Ул Россия халыкларының халык сәнгате һәм матди булмаган мәдәни мирас елына багышланган. Фестивальдә Идел буе федераль округы төбәкләренең гомуми белем бирү мәктәпләренең 9-11 сыйныф укучылары – югары, урта махсус уку […]

КФУ лицеистлары программалаштыру буенча Халыкара турнирда иң яхшылары булды

Н.И. Лобачевский исемендәге Лицей укучылары биш медаль яуладылар. Болгариядә программалаштыру буенча XIV Халыкара турнир тәмамланды. Казан федераль университетының Н.И. Лобачевский исемендәге лицей укучылары биш медаль яуладылар. Турнирда 20 илдән яшь программистлар катнашты. Россия җыелмасын Татарстан, Мәскәү һәм Санкт-Петербург лицей-мәктәп укучылары тәкъдим итте. Укучылар дистанцион рәвештәПрограммалаштыру өлкәсендәге белемнәренең югары дәрәҗәсен  күрсәтте. Турнир ике этапта узды, аларның […]

Казан университеты тарихы музеенда яңа ике күргәзмә ачылды

Аларның берсе Татарстан геральдикасына, икенчесе беренче бурят галиме Доржи Банзаровка багышланган. Казан федераль университетында яңа ике күргәзмә ачылды. Актлар залына кереш залда «Билгеләрдә һәм значокларда Татарстан Геральдикасы» күргәзмәсе, ә Казан университеты тарихы музеенда – «Банзарай Доржо» экспозициясе урнашкан. Күргәзмәне ачуда ТР Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин, КФУ ректораты каршындагы баш киңәшче Рияз Минзарипов, КФУның Халыкара […]

КФУ IFTE-2023 форумын үткәрергә әзерләнә

Форумның төп темасы – «Хәзерге заман шартларында педагогик белем бирүнең сыйфаты».   IFTE-2023 педагогика белеме буенча IX Халыкара форумны үткәрүгә кадәр алты ай кала, әмма Казан федераль университетының Психология һәм мәгариф институтында аңа әзерлек тулы көченә бара. Чара 2023 елның 24-26 маенда Психология һәм мәгариф институтында узачак. Аңа теркәлү 2022 елның 1 декабрендә башлана. Форумның […]

КФУда «Стоп ВИЧ/СПИД» чаралар циклы башланып китә

Алар Бөтендөнья СПИД белән көрәш көненә багышланган. Казан федераль университетында 24 ноябрьдән 1 декабрьгә чаклы Бөтендөнья СПИД белән көрәш көненә һәм бу куркыныч авыруны профилактикалауга багышланган «Стоп ВИЧ/СПИД» чаралар комплексы үтәчәк.  Бу көн 1 декабрьдә билгеләп үтелә һәм ВИЧ-инфекция турында хәбәрдарлыкны арттыру максатыннан гамәлгә куелган. “КФУның Яшьләр сәясәте департаменты институтлар һәм юридик факультет белән берлектә оештыра […]

КФУда ел саен үткәрелә торган “Дөнья халыклары мозаикасы” фестиваленә йомгак ясадылар

Чит ил студентлары үз талантларын күрсәтте.  КФУның “УНИКС» КСКда «Дөнья халыклары мозаикасы» чит ил студентлары мәдәниятләре фестиваленең гала-концерты узды. “Мозаика» өч этаптан торды: спорт һәм интеллектуаль уеннар, 10 ел дәвамында Универсиада авылы йортларында узучы «Дөнья халыклары ашханәсе» конкурсы. Һәр этапта 300гә якын кеше, «Дөнья халыклары ашханәсендә» – 1000гә якын студент катнашты. Сүз уңаеннан, быел соңгы […]

“Мин – профессионал” олимпиадасына КФУның 4,5 меңнән артык студенты теркәлгән

КФУ Журналистика һәм медиакоммуникацияләр югары мәктәбенең җәмәгатьчелек белән элемтә һәм гамәли политология  кафедрасы бер юнәлешне оештыручы булып тора. Казан федераль университетының 4559 студенты “Россия – мөмкинлекләр иле” президент платформасының флагман проектларының берсе булган “Мин – профессионал” Бөтенроссия студентлар олимпиадасының алтынчы сезонына теркәлү узды. Олимпиада РФ Фән һәм югары белем министрлыгы ярдәмендә үткәрелә. 48 көн эчендә студентлар ярышларда […]

КФУ студентларының өч проекты – «Безнең Татарстан» форумында җиңүчеләр арасында

Бу инициативаларны гамәлгә ашыру өчен 650 мең сумлык финанслау җәлеп ителәчәк. Казан федераль университеты студентларының өч проекты «Безнең Татарстан. Мөмкинлекләр территориясе” республикакүләм яшьләр форумының җиңүчеләре арасында. Әлеге өч проектны гамәлгә ашыру өчен 650 мең сумлык финанслау җәлеп ителәчәк. Быел форум беренче мәртәбә «Росмолодежь. Грантлар ” конкурсын үткәрү өчен мәйданчык булды. 25 сентябрьдән 31 октябрьгә кадәр […]

КФУда «Идел буе географы» күргәзмәсе ачылды

Ул Александр Ступишинга багышланган. Казан университеты тарихы музеенда «Идел буе географы» күргәзмәсе ачылды. Ул Казан университетының күренекле галиме һәм профессоры Александр Ступишинның тууына 110 ел тулуга багышланган. Күргәзмәдә А.Ступишинның нәсел дәвамчылары тарафыннан бирелгән шәхси әйберләре тәкъдим ителгән. Алар арасында фотосурәтләр, монографияләр, мәкаләләр, хезмәттәшләренең һәм укучыларының китаплары. Александр Владимирович Ступишин 1912 елның 26 июнендә Псковта туган. […]