КФУ студенты проекты «Альфа-шанс» грантына лаек булды

Дүртенче курс студенты иске татар телен өйрәнү буенча онлайн-курслар тәкъдлим итте. Альфа-банк тарафыннан оештырылган Россия югары уку йортларының талантлы студентларына ярдәм итү проекты – «Альфа-шанс» стипендиаль конкурсына йомгак ясалды. Җиңүчеләр арасында – Казан федераль университеты Халыкара мөнәсәбәтләр институтының 4 курс студенты Азат Якупов. Комиссия студентның Lisan.Tatar  иске татар телен өйрәнүгә, гарәп графикасында язылган текстларны укырга […]

КФУ волонтерлары KazanForum 2023тә катнашачак

Алар чаралар оештыруда ярдәм итәчәк, катнашучыларны, делегацияләрне озатып йөриячәк һәм сервис юнәлешләре волонтерлары булып эшләячәк. Казан федераль университетының Халыкара мөнәсәбәтләр институты (ИМО) һәм Филология һәм мәдәниятара багланышлар институты (ИФМК) студентлары Россия һәм Ислам хезмәттәшлеге оешмасы илләренең «Россия – Ислам дөньясы: KazanForum 2023» Халыкара икътисадый форумы волонтерлары булып эшләячәк. “КФУдан форумда катнашу өчен 260 кеше әңгәмә […]

КФУ профессоры: «Май аенда корылык һәм табигый катаклизмнар булырга мөмкин»

Юрий Переведенцев җәй иртә килүнең уңай һәм тискәре яклары турында сөйләде. Казан федераль университеты Экология һәм табигатьтән файдалану институтының метеорология, климатология һәм атмосфера экологиясе кафедрасы профессоры Юрий Переведенцев ни өчен җәйнең апрель аенда  килүе һәм язның соңгы аенда һава торышыннан ниләр көтәргә икәнлеген аңлатты. “Агачларда яфраклар иртә барлыкка килде, шомырт чәчәк атты. Бу апрель буе безнең […]

КФУ галиме Kolba премиясе лауреаты булды

Төп проекты итеп Эльвира Рожина үзенең гомуми юнәлешен күрсәтте – бу наноматериалларның синтезы һәм агулыгы анализы. “Бионанотехнологияләр” OpenLab Фәнни-тикшеренү лабораториясе әйдәп баручы фәнни хезмәткәре, Казан федераль университетының Фундаменталь медицина һәм биология институтының биологик белем бирү кафедрасы доценты Эльвира Рожина төрле һөнәри эшчәнлек өлкәләрендә эшләүче белгечләр һәм хатын-кызлар-галимнәр өчен Kolba премиясендә икенче урынны алды. Форум һәм […]

КФУ студентлары «Тукай Петербургта» спектаклен тәкъдим итте

Чара татар шагыйренең тууына 137 ел тулуга багышланган иде. Казан федераль университетының Филология һәм мәдәниятара багланышлар институтында (ИФМК) бөек татар шагыйре Габдулла Тукайның тууына 137 ел тулу уңаеннан “Мизгел” яшьләр театры башкаруында “Тукай Петербургта” театральләштерелгән тамашасы булды. Бүген, 26 апрельдә, Габдулла Тукайның тууына 137 ел тулу билгеләп үтелә. Спектакль алдыннан тамашачыларга ИФМКның татар әдәбияты кафедрасы […]

КФУда дүрт мәйданчыкта “Җиңү диктанты” язачаклар

Халыкара патриотик акция 45 илдә узачак. 27 апрельдә бишенче тапкыр «Җиңү диктанты» халыкара тарихи акциясе узачак. Казан федераль университетында теләүчеләр дүрт мәйданчыкта патриотик тест яза алачак. Җиңү диктанты 12.00 сәгатьтә башлана. Масштаблы акциядә мәйданчыкларның берсенә барып яки диктантпобеды.рф сайты аша онлайн да катнашырга мөмкин. Акциядә катнашучыларга 45 минут эчендә Бөек Ватан сугышы турында 25 сорауга […]

КФУ лицейлары укучылары – экология буенча Бөтенроссия олимпиадасында җиңүчеләр һәм призерлар

Сигез лицеист ил вузларына кергәндә ташламалар алачак. Казан федераль университеты лицейларының сигез укучысы экология буенча Бөтенроссия олимпиадасының йомгаклау этабында җиңүче һәм призер булды. Җиңүче дипломы белән КФУ Н.И. Лобачевский исемендәге лицееның өч вәкиле: Ксения Лисовская (10 нчы сыйныф), Екатерина Бородачева (11 нче сыйныф) һәм Алина Абдулова (9 нчы сыйныф) бүләкләнде. Биш лицеист җиңүче булды, шуларның […]

КФУ ректоры «Сибур Холдинг» ГАҖ вәкилләре белән очрашты

Фәнни-технологик һәм мәгариф өлкәләрендә хезмәттәшлек мәсьәләләре турында фикер алыштылар. Бүген Казан федераль университеты ректоры Ленар Сафин ТР СИБУР-ТР генераль директоры Алексей Никифоров җитәкчелегендәге «Сибур Холдинг» ГАҖ делегациясе белән очрашты. Очрашуда шулай ук нефть-газ технологияләре, табигатьтән файдалану һәм җир турындагы фәннәр юнәлешләре буенча проректор Данис Нургалиев, мәгариф эшчәнлеге буенча проректор Екатерина Турилова, цифрлы трансформация һәм инновацион […]

КФУ студентларына Skillboxның белем бирү мөмкинлекләрен тәкъдир иттеләр

Беренче офлайн-мәктәпләрнең берсе Казанда ачылды. Казан федераль университетында “Ачык җәмгыять” циклы кысаларында Россия онлайн-мәгариф базары лидерларының берсе булган Skillboxның белем бирү мөмкинлекләрен тәкъдир иттеләр. «Skillbox EdTech-платформасының уникальлеге нәрсәдә: ни өчен мәгариф онлайн-продуктларына ихтыяҗ арта» лекциясе белән Skillbox бизнесны үстерү буенча оештыручыларның берсе һәм директор Сергей Попков таныштырды. Әгәр 2017 елда, проект башланганда, Skillbox 15 кешедән торган һәм зур […]

Яшь галимнәр конгрессында КФУ студенткасы доклады иң яхшы доклад дип танылды

Ул буктрейлерлар аша балаларда ватанпәрвәрлекне һәм гражданлыклыкны тәрбияләүгә багышланган. Санкт-Петербургта ИТМО Илкүләм тикшеренү университетында 3-6 апрельдә Халыкара яшь галимнәр конгрессы узды. Анда Казан федераль университеты Психология һәм мәгариф институтының 1 курс студенты Василиса Красикова катнашты. Конгресс Россиянең һәм чит илләрнең югары уку йортларыннан меңләгән яшь галимнәрне җыйды. Катнашучылар арасын студентлар, магистрлар, аспирантлар. Алар билгеле бер […]