Казанда аншлаг белән КФУның “Фешин.Музалар” интерактив медиаперформансын тәкъдим иттеләр

Эксперименталь куелыш сюжеты нигезендә – рәссам-импрессионист тормышы һәм фаҗигале мәхәббәте тарихы ята. Татарстан Дәүләт сынлы сәнгать музее заманча сәнгать галереясенең VR-залында күренекле рәссам Николай Фешин тормышы һәм аның музалары турында – “Фешин. Музалар” интерактив медиаперформансының уникаль куелышы тәкъдир ителде.  Проект КФУның  Журналистика һәм медиакоммуникацияләр югары мәктәбе студентлары һәм укытучылары, UNIVER TV студентлар телеканалы һәм ТР […]

“КФУда PROНаука” катнашучылары призлар уйнатуда катнашачак

Татарстан компанияләре – университетның фәнни-популяр проекты партнерлары. 24 мартта 17.00 сәгатьтә Казан федераль университетында (Кремль ур., 35) “КФУда PROНаука” фәнни-популяр проектының “Зачетная ночь” исемле XVI сериясе  узачак. 2 меңнән артык казан халкы һәм башкала кунаклары лекцияләргә килү, интерактив чараларда катнашу теләге барлыгын белдерде. Керү ирекле, алдан теркәлү дәвам итә. Яшь чикләве 6+. «Зачетная ночь» концепциясе […]

«Тархан» конкурсының икенче сезонында җиңүчеләр билгеле

Иң яхшылар КФУның Халыкара мөнәсәбәтләр институтына укырга кабул ителә.    Казан Кремлендә «Тархан» телевизион тарихи-мәдәни конкурсының икенче сезоны финалы булды. Казан федераль университетының Халыкара мөнәсәбәтләр институтында бушлай белем алу мөмкинлеге өчен алты өлкән сыйныф укучысы көрәште.  Конкурсны КФУның Халыкара мөнәсәбәтләр институтының тарих һәм җәмгыять белеме кафедрасы белән берлектә ТР Мәдәният министрлыгы оештыра. Жюри составында ТР […]

КФУны тәмамлаучының соравы «Нәрсә? Кайда? Кайчан?” уенында җиңде

Ул шулай ук иң яхшы сорау дип табылды.  Беренче каналда бара торган «Нәрсә? Кайда? Кайчан?” уенының язгы сериясе беренче уенында клубның күп белүчеләр командасы (капитаны Денис Элькис) Казан федераль университетының Физика институтын тәмамлаган Илиза Рамазанова биргән сорауга җавап таба алмады. Кызның бер вуз янында урнаштырылган троян аты турындагы соравы иң яхшысы дип табылды. Шуңа күрә […]

КФУ лицеисты – программалаштыру буенча мәктәп укучыларының ачык олимпиадасында абсолют җиңүче

Чара информатика буенча Бөтенроссия олимпиадасының йомгаклау этабына альтернатива булып тора, катнашучылар дәрәҗәсе буенча да, мәсьәләләрнең катлаулылыгы буенча да бер дә аерылмый. Программалаштыру буенча XVII Ачык олимпиадага йомгак ясалды. Н.И. Лобачевский исемендәге 11 нче сыйныф укучысы Валерий Родионов беренче урынны яулады. Аның нәтиҗәсе – 736 балл. Ул беренче дәрәҗә дипломга ия булды. Интеллектуаль ярышны оештыручылар: Мәскәү […]

Нейросеть КФУ студентлары образын тудырды

Ясалма интеллектны Казан университеты социаль челтәрләрендә бәяләргә була. Нейрочелтәр Казан федераль университеты студентлары образын тудырды. Искәртеп узабыз, ясалма интеллект белән тудырылган сурәтләрдә Казан университетының барлык институтларында белем алучылар тәкъдим ителгән. Иллюстрацияләр КФУның “ВКонтакте” дагы рәсми аккаунтларында, Telegram-каналда урнаштырылган. “Идея безнең хезмәткәрләргә килде, ә аны без эшкә җәлеп иткән волонтер-студентлар гамәлгә ашырды, бу трендта калырга ярдәм […]

КФУ HR-процессны оптимальләштерде

Университет сайтында Кадрлар идарәсенең яңа бите булдырылган. Кадрлар потенциалын үстерү үзәге Казан федераль университетының мәгълүматлаштыру һәм элемтә департаменты белән берлектә HR-процессны автоматлаштырды. Сайтта кадрлар идарәсенең яңа бите барлыкка килде. КФУ сайтында һәркем үзен кызыксындырган вакансия буенча мәгълүмат таба ала. КФУның кадрлар потенциалын үстерү үзәгенең баш белгече Мария Атикова сайтта урнаштырылган мәгълүмат кандидат өчен дә, персоналны […]

КФУ Орнитологы Татарстанга беренче булып нинди кошлар кайтачагы турында сөйләде

Республика районнарында кара каргалар күренә башлады инде. Казан федераль университеты Фундаменталь медицина һәм биология институтының биоэкология, гигиена һәм иҗтимагый сәламәтлек кафедрасы мөдире Илгизәр Рәхимов күчмә кошларның кайту графигы турында сөйләде. Узган ел Татарстанда 68 төр кош кышлаган, шуларның 14 төре күчмә кошлар. Бу саннар кышкы чорда һаваның уртача температурасына карап ел саен үзгәрә. Быел кышлаучылар […]

КФУ студентлары Татарстанның иң яхшы профсоюз командасы булды

Студентлар республиканы «Иң яхшы профсоюз командасы-2023» конкурсының округ этабында тәкъдим итәчәк. Казан федераль университетының Социаль-фәлсәфи фәннәр һәм гаммәви коммуникацияләр институты командасы Татарстанның иң яхшы профсоюз командасы дип табылды. Ул шулай ук КФУ рейтингында беренче урынны алды. Бу көннәрдә студентлар берләшмәләре вәкилләре өчен мәктәп кысаларында «Татарстанның иң яхшы профсоюз командасы-2023» республика конкурсы тәмамланды. Конкурска «Регина» шәһәр яны […]

КФУ студентлары өчен яңа онлайн-сервислар эшли башлады

Алар белән югары уку йорты сайтында студентларның һәм аспирантларның шәхси кабинетында эшләргә мөмкин.  kpfu.ru сайтындагы  шәхси кабинетта “Тулай торак” бүлегендә Казан федераль университеты студентлары һәм аспирантлары өчен биш яңа сервис эшли башлады. Алдагы көнне аларны КФУ “УНИКС”ның  кече залында узган гомумуниверситет старостатында тәкъдим иттеләр. «Центр обращений», «Ответственные в общежитии», «Уведомления», «Документация» һәм «Уведомление о выселении» дигән […]