КФУ Россиядә абитуриентлар арасында популярлык буенча икенче урында

Дәүләт хезмәтләре порталының «Вузга онлайн рәвештә укырга керү» суперсервисының беренче атнасына йомгак ясалды. Россия Федерациясе Цифрлы үсеш, элемтә һәм массакүләм коммуникацияләр министрлыгы Дәүләт хезмәтләре порталының “Вузга онлайн укырга  керү” суперсервисы аша гариза биргән абитуриентлар арасында иң популяр югары уку йортларын атады. Казан федераль университеты лидерлар бишлегенең икенче баскычында урнашты. Суперсервис эшенең беренче атнасында 75 мең […]

Кремльдә яшьләр һөнәрчелегенең этник үзенчәлеге турындагы лекция белән КФУ доценты чыгыш ясаячак

Чара 29 июньдә узачак. Казан Кремленең Гавәми урыннар (Присутственные места) ишегалдында Казан федераль университеты һәм «Казан Кремле» Музей-тыюлыгының уртак проекты булган «Фәнни чәршәмбе» циклыннан лекцияләр дәвам итә. Мәсәлән, 29 июнь 19.00 сәгатьтә, (Корбан бәйрәме булу уңаеннан чәршәмбе түгел, пәнҗешәмбе) «Мин татарча ясыйм»: Казанда яшьләр һөнәрчелегенең этник үзенчәлеге” дигән лекция узачак. Ул Казан эшмәкәрләре мисалында һөнәрчелек, […]

Казан университетында абитуриентларга профориентологлар консультация бирә башлады

Яшьләр сәясәте департаментының студентларны вакытлыча эш белән тәэмин итү үзәге стенды  югары уку йортының кабул итү урыннарында эшли. Казан федераль университетына абитуриентларны кабул итү кампаниясе кысаларында беренче тапкыр КФУның студентларны вакытлы эш белән тәэмин итү үзәге хезмәткәрләре белән берлектә Казан халкын эш белән тәэмин итү үзәге психолог-профориентологлары консультация бирә башладылар. Уку йортының кабул итү киңлегендә […]

КФУ доценты җәйге «Диалоглар»да шәһәр ландшафты турында доклад ясады

“Яшел шәһәрләр” темасы булган ике көнлек форум барышында Россиянең төрле шәһәрләреннән 40 тан артык спикер чыгыш ясаячак. Казанда бишенче юбилей ике көнлек «Диалоглар. Җәйге очрашулар» архитектура-шәһәр төзелеше конференциясе эшли башлады . КФУның Экология һәм табигатьтән файдалану институтының (ИЭП) фәнни эшчәнлек буенча директор урынбасары, гомуми экология кафедрасы доценты Мария Кожевникова спикерларның берсе булды. Ике көнлек форум […]

КФУ метеорологы Татарстанга күптән көтелгән җәйге җылылык кайчан киләчәге турында сөйләде

Июньнең беренче ике декадасының уртача температурасы 16,2 градус тәшкил итте, ә норма буенча 17,5 градус булырга тиеш.  21 июнь – җәйге кояш торгынлыгы көне – елның иң озын көне санала. Җәйнең беренче ае ахырына якынлашуга карамастан, һава торышы җылы һәм кояшлы түгел. Аномаль салкынның сәбәпләре турында КФУ медиакоммуникацияләр үзәгенә Экология һәм табигатьтән файдалану институтының метеорология, […]

Кремльдә КФУ доценты архитектор Малиновскийның стилизаторлыгы һәм новаторлыгы турында чыгыш ясаячак

“Фәнни чәршәмбе” проекты кысаларында чираттагы очрашу 21 июньдә узачак. Казан Кремле ишегалдында Казан федераль университеты һәм «Казан Кремле» Музей-тыюлыгының уртак проекты булган «Фәнни чәршәмбе» циклыннан лекция узачак. 21 июньдә 19.00 сәгатьтә «Казан епархия архитекторы Ф.Н. Малиновский: стилизаторлык һәм новаторлык» лекциясе белән КФУның Дизайн һәм пространство сәнгате институты директоры урынбасары, Казан епархиясенең Проект-реставрация остаханәсе директоры Степан […]

КФУ лицеистлары БДИда ничек максималь балл алу турында сөйләделәр

Лицейларны тәмамлаучылар рус теле һәм математикадан йөз баллга ия булдылар. Рус теле һәм математикадан бердәм дәүләт имтиханы нәтиҗәләре билгеле булды. Максималь балл җыйганнар арасында – Н.И. Лобачевский исемендәге лицеен һәм Казан федераль университеты IT-лицеен тәмамлаучылар. Рус теленнән имтиханда иң яхшылары: IT-лицейны тәмамлаган Чулпан Миназова, Н.И. Лобачевский исемендәге Лицейны тәмамлаган Алисә Садыйкова һәм Дарья Паткина булды. […]

КФУ эксперты ни өчен күбәләкләрнең вакытыннан алда барлыкка килүен, ә черкиләрнең соңга калуын аңлатты.

Фундаменталь медицина һәм биология институты доценты бөҗәкләр тормыш циклының һава торышы капризларына бәйлелеге турында сөйләде. Казан федераль университеты Фундаменталь медицина һәм биология институтының зоология һәм гомуми биология кафедрасы доценты Николай Шулаев аномаль җылы яз һәм июнь салкыннарының бөҗәкләр тормышына ничек йогынты ясавы турында сөйләде. «Аномаль һава шартлары бөҗәкләр санын һәрвакыт бераз киметә, әмма аңа сизелерлек […]

КФУ студенты – «Жемчужина мира» конкурсының “Мисс доброта” титулы иясе

Конкурста 15 ил вәкиле катнашты. «Жемчужина мира – 2023» XIV Халыкара  матурлык һәм талант ачык конкурсына йомгак ясалды. Финалга чыгучылар арасында – Казан федераль университеты Филология һәм мәдәниятара багланышлар институтының (ИФМК) 3 курс студенты Тан Цзыцзюнь бар. Татарстан башкаласында белем алучы 15 ил вәкиле конкурста катнашырга теләп, гариза биргән. Конкурс алты этаптан торган: сайлап алу […]

КФУ галимнәре Татарстанда беренче тапкыр яшел яфраклы төн миләүшәсе орхидеясен таптылар

Гомуми экология кафедрасы профессоры Марина Фәрдиева Татарстан Республикасының Кызыл китабына кертеләчәк сирәк үсемлекне урманда ничек белергә икәнлеге турында сөйләде. Казан федераль университеты Экология һәм табигатьтән файдалану институтының гомуми экология кафедрасы хезмәткәрләре ТР Лаеш районында орхидиянең яңа төрен таптылар. “Яшел яфраклы төн миләүшәсе орхидеясе, яки рlatanthera chlorantha элегрәк Татарстан Республикасы территориясендә күренмәгән (КФУ гербариенда мәгълүматлар юк). […]