КФУның Юридик факультеты базасында «Юрист яшьләр мәктәбе» уза

Проектның төп максаты – юридик бергәлекнең һөнәри кыйммәтләрен трансляцияләү һәм яшьләрдә хокукый грамоталык дәрәҗәсен күтәрү.   Казан федераль университетының Юридик факультеты базасында «Юрист яшьләр мәктәбе» проекты старт алды. Проектны Казанда КФУның Юридик факультетын тәмамлаучылар ассоциациясе оештырды. Проект бер үк вакытта Россиянең өч шәһәрендә – Мәскәү, Казан һәм Саратовта гамәлгә ашырыла. Проектның төп максаты – юридик […]

КФУ галимнәре – Milmax Science спикерлары

Фәнни лекторий Татарстан Республикасы Милли китапханәсендә уза. ТР Милли китапханәсендә Milmax Science фәнни лекториясе уза. Чара спикерлары арасында – Казан федераль университеты галимнәре. Алар фәнни-популяр лекцияләр белән чыгыш ясыйлар. Бүген, 14 сентябрьдә 18.30 сәгатьтә «Нанолаборатория на чипе» лекциясен КФУ Физика институтының «Гибрид оптик сенсорлар» Фәнни-тикшеренү лабораториясе өлкән фәнни хезмәткәре Максим Пудовкин укыячак. Ул  мәсәлән, кеше […]

КФУ беренче курс студентларын студентлар тормышы белән таныштырды

Кичәге мәктәп укучыларына университетның студентлар берләшмәләре турында сөйләделәр. «УНИКС»та беренче курс студентлары өчен ел саен үткәрелә торган «Студентлар тормышы буенча экскурсия» дип исемләнгән ачык ишекләр көне узды. Чара кысаларында Казан федераль университетының студентлар берләшмәләре концерты һәм күргәзмәсе узды. Күргәзмәдә студентларның волонтерлар берләшмәләре, студентлар профкомы, спорт һәм туристик клублары, Гражданлык-патриотик эшчәнлек үзәге, Универсиада авылы студентлары ассоциациясе, […]

КФУ ректоры Ленар Сафин: «Университет бүген чит ил гражданнарын адаптацияләү мәсьәләләрен хәл итү өчен зур оештыру эше алып бара»

Казан федераль университетында РФдә Кеше хокуклары буенча вәкаләтле вәкил Татьяна Москалькова катнашында түгәрәк өстәл утырышы узды, анда чит ил студентларының хокукый хәле проблемалары турында фикер алыштылар.    Казан федераль университетында Попечительләр советы залында «Россиядә чит ил студентлары: хокукый нигезләмәләр һәм ярдәм институтлары» темасына түгәрәк өстәл утырышы узды. Чарада КФУ ректоры Ленар Сафин, Россия Федерациясендә кеше […]

КФУ студентлары Беслан трагедиясе шаһитлары белән аралашты

Ацамаз Мисиков белән Ацамаз Цаллагов үзләре шаһит булган куркыныч вакыйга турында сөйләделәр. Казан федераль университетының иҗтимагый студентлар оешмалары һәм берләшмәләре активистлары 2004 елның 1-3 сентябрендә Бесландагы (Төньяк Осетия) фаҗига шаһитлары белән очрашты. Чара КФУның яшьләр сәясәте һәм тәрбия эше буенча проректоры Ариф Межведилов, КФУның Яшьләр сәясәте департаменты директоры Юлия Виноградова һәм Татарстан Республикасында Террорчылыкка каршы […]

КФУ ректоры Ленар Сафин: «Без кабул итүнең барлык контроль саннарын тулысынча үтәдек»

Казан федераль университеты РФ фән һәм югары белем министры Валерий Фальковның алдынгы вуз җитәкчеләре белән  эш киңәшмәсендә кабул итү кампаниясе  турында хисап тотты. Россия югары уку йортлары укуның барлык формалары өчен бюджетка документлар кабул итүне төгәлләде һәм укырга кабул итү турында төп боерыкларны бастырды. Кабул итү кампаниясенең әлеге этабы нәтиҗәләре турында әйдәп баручы университетлар ректорлары […]

КФУ мөгаллиме Кремльдә шәмаил турында лекция укыячак

Чара 2 августта 19.00 сәгатьтә узачак. Казан Кремленең Гавәми урыннар ишегалдында Социаль-фәлсәфи фәннәр һәм гаммәви коммуникация институтының  дин белеме кафедрасы өлкән укытучысы Илшат Гыймадиевның «Татар шамаиле: тарих һәм заманчалык» лекциясе узачак. Чара 2 августта 19.00 сәгатьтә була. Керү ирекле. Лекция – Казан федераль университеты һәм «Казан Кремле» Музей-тыюлыгының уртак проекты булган «Фәнни чәршәмбе» циклының дәвамы. […]

65 илдән килгән абитуриентлар КФУга укырга керү өчен документлар тапшырган

Кабул итү кампаниясе дәвам итә. Казан федераль университетында укырга керү өчен 65 илдән 8 меңнән артык чит ил гражданы гариза биргән. Әлеге категория абитуриентлар өчен кабул итү кампаниясе 20 августка кадәр дәвам итәчәк. Иң күп гаризаларны Казан университеты Төрекмәнстан, Иран, Кытай һәм Үзбәкстан гражданнарыннан кабул итте. Абитуриентларны гуманитар юнәлеш белән беррәттән табигый һәм техник фәннәр […]

КФУ тәмамлаган кыз фехтование буенча балалар ял итү үзәген ачуга грант откан

Химик ни өчен бу олимпия спорт төрен популярлаштырырга булганын һәм аның ял итү үзәгендә дәресләрнең үзенчәлеге нәрсәдә булуын сөйләде. Казан федераль университетының А.М. Бутлеров исемендәге Химия институты магистратурасын тәмамлаган Ирина Дорош “Фехтование буенча балалар ял итү үзәге” проекты белән “Студентлар стартабы” конкурсының III чиратында җиңүчеләр арасында. Ике ел элек, Казан рапиристы Марта Мартьянова Токиодагы Олимпия […]

КФУда чүлмәк ясау остаханәсе барлыкка киләчәк

Анда татар милли колориты булган сувенир эшләнмәләр җитештереләчәк.   Казан федераль университеты Психология һәм мәгариф институтының педагогика кафедрасы асспиранткасы,  Филология һәм мәдәниятара багланышлар институтының (ИФиМК) татаристика һәм мәдәниятне өйрәнү кафедрасы өлкән укытучысы Лилия Зарипова «Университет технологик эшкуарлыгы платформасы» федераль проектының «Студентлар стартабы» конкурсының III чиратында җиңүчеләр рәтендә. Аның “Тылсым”  чүлмәк ясау остаханәсен төзү буенча бизнес-проекты […]