КФУ метеорологы Татарстанга әбиләр чуагы кайтачакмы икәнен әйтте
Октябрьның икенче декадасы температура буенча климат нормасына якын булыр дип фаразлана. Октябрь башыннан Казанда 15 мм явым-төшем булды. Норма буенча 54 мм булырга тиеш. Бу хакта КФУ медиакоммуникацияләр үзәгенә Казан федераль университеты Экология һәм табигатьтән файдалану институтының метеорология, климатология һәм атмосфера экологиясе кафедрасы доценты Тимур Әүхәдиев хәбәр итте. “Явым-төшемнәр белән башланып киткән вакыт быелның корылык […]
