КФУ Казахстаннан мәктәп укучыларын кабул итте

Делегация составында барлыгы 36 унберенче сыйныф укучысы иде. Gaudeamus Халыкара белем бирү холдингын тәкъдим итүче Җаек шәһәре (Казакъстан Республикасы) өлкән сыйныф укучыларының Казан федераль университетына танышу визиты булды. Укучылар өчен бик бай программа әзерләнгән иде. Гомуми тәкъдим итүдә КФУ кабул итү комиссиясенең җаваплы сәркатибе Александр Бибик университетның тарихы, аның структурасы, фәнни мәктәпләр һәм студентлар алдында […]

Татарстан Республикасында беренче тапкыр корсак аортасының катлаулы аневризмы вакытында фенестрлаштырылган стент-графтлар урнаштыру буенча уникаль операцияләр башкарылды

Алар КФУның Университет клиникасында үткәрелде. Казан федераль университетының Университет клиникасында чын-чынлап новаторлык операцияләре башкарылды – Татарстан Республикасы тарихында беренче тапкыр хирурглар корсак аортасы аневризмасының иң катлаулы формаларының берсе булган пациентларга индивидуаль фенестрлаштырылган стент-графтлар урнаштырдылар. Дәвалауның һәм диагностиканың рентгенхирургия  бүлеге мөдире (РХМДЛ) Альберт Алхазуров, йөрәк-кан тамырлары хирургиясе бүлеге мөдире Сейфедин Хизриев, табиб-йөрәк-кан тамырлары хирургы Ленар Миндубаев […]

Казан университетында экзоскелет-урындык эшлиләр

Җайланма буе 165 см дан 190 см га кадәр булган кешеләр өчен каралган. Казан федераль университетының Фундаменталь медицина һәм биология институтының 6 курс студенты Мәликә Юнысова тәннең аскы өлешен тотып тору һәм төрле хәлләрдә эшне җиңеләйтү өчен экзоскелет-урындык эшләү белән шөгыльләнә. Ул «студентлар стартабы» конкурсы җиңүчесе. Мәликә тәкъдим иткән экзоскелет тәннең аскы өлешен тотып тору […]

Казан университетында Смит-Лемли-Опиц синдромын дәвалау өчен ген препараты булдырачаклар

Этиотроп, ягъни авыруның беренче сәбәбен бетерә торган, бүгенге көндә булмаган терапия алымы тәкъдим ителә. Казан федераль университетында сирәк нәселдәнлек авыруын – Смит–Лемли–Опиц синдромын дәвалау өчен ген препаратын эшләү белән шөгыльләнәчәкләр. Проект авторы – Фундаменталь медицина һәм биология институтының (ИФМиБ)  2 нче курс  магистранты, «OpenLab ген һәм күзәнәк технологияләре» фәнни-тикшеренү лабораториясе лаборант-тикшеренүчесе Данил Галләмов “Студентлар стартабы” […]

КФУ студентлары – химия буенча Халыкара олимпиада призерлары арасында

Чара Ашхабадта үтте. Төрекмәнстанда студентлар арасында химия буенча IV Халыкара олимпиада узды. Өч көн дәвамында Россия, Кытай, Казахстан, Иран, Әзербәйҗан, Үзбәкстан, Әрмәнстан, Таҗикстан, Румыния, Беларусь һәм Төрекмәнстанның 47 әйдәп баручы университетларыннан 250 катнашучы иң яхшылар исеме өчен көрәште. Ярышлар гадәттәгечә ике категориядә үткәрелде: А – химия юнәлешләре студентлары өчен, В – медицина, нефть-газ технологияләре һәм […]

КФУ ректоры Мәскәү дәүләт халыкара мөнәсәбәтләр институтында (МГИМО) булды

Казан федераль университеты һәм МГИМО хезмәттәшлеге университетара һөнәри юнәлешле академик мобильлек программасы аша гамәлгә ашырыла. Бүген, 16 октябрьдә, Казан федераль университеты ректоры Ленар Сафин ТР Рәисе Рөстәм Миңнеханов делегациясе составында Мәскәү дәүләт халыкара мөнәсәбәтләр институтында булды. Мәртәбәле кунакларны югары уку йорты ректоры Анатолий Торкунов кабул итте. Очрашу барышында яклар мәгарифне үстерү һәм илнең әйдәп баручы […]

КФУ Россиянең иң медиаактив 5 югары уку йорты исемлегенә кергән

M-RATE илнең 237 университетын анализлаган. M-RATE Россия университетларының медиаактивлык рәсми рейтингы нәтиҗәләре буенча Казан федераль университеты РФ Фән һәм югары белем министрлыгы карамагындагы 237 югары уку йорты арасында бишенче урынны алды. M-RATE рейтингы – Россия университетларының коммуникация эшчәнлеге нәтиҗәлелеген бәяләүнең бердәнбер рәсми коралы. Ул медиа киңлектә эшләүнең төп өч юнәлешен анализлау нигезендә формалаша: гаммәви мәгълүмат […]

КФУ галиме D витамины дефицитын көз көне тулыландырырга кирәкме-юкмы икәнлеге турында сөйләде

Актуаль сорауга биохимик Ольга Кравцова җавап бирде. Совет чорында ашханәләрдә пәнҗешәмбе «Балык көне» булган, ә балалар бакчаларында рахитны профилактикалау өчен балаларга балык мае биргәннәр. Халыкта D витамины кытлыгы белән шулай көрәшкәннәр, аны кояшлы көннәр җитмәү һәм рационда бу витаминның аз булуы белән аңлатканнар. Яшәүе өчен мөһим бу күрсәткечне нормага кайтару турында Казан федераль университеты эксперты […]

Көз тәме: КФУда сезонлы продуктларның файдасы турында сөйләделәр

Эксперт көз көне нинди туклыклы матдәләр аеруча актуаль, аларның кайсы җимешләрдә күбрәк булуын һәм сезонлы ризыкның иммунитетны ничек ныгытуын аңлатты. Көз – мул уңыш вакыты, кибет киштәләрендә алма, груша, кабак, хөрмә, баклажан, борыч, сырганак, гөлҗимеш һәм башка бик күп җимешләр күренә. Салкыннар алдыннан сәламәтлекне саклау өчен А, С, E витаминнары, антиоксидантлар һәм минераллар (цинк, магний, […]

Казан университеты гарәп илләреннән журналистлар кабул итте

Чара Россия-Гарәп саммитына әзерлек кысаларында узды. Гарәп дәүләтләреннән ГМЧ вәкилләре делегациясе Россия Федерациясе белән танышуны Казанда булудан башлады. Визит икътисади, мәдәни һәм мәгариф юнәлешләрен берләштергән бай программалардан торды. Үзәк пунктларның берсе Казан федераль университеты булды, ул кунакларга бай тарихи һәм фәнни мирасны, шулай ук халыкара хезмәттәшлекнең заманча мөмкинлекләрен күрсәтте. Россия һәм гарәп дөньясы илләре арасында […]