КФУ янә «Татарча диктант» Бөтендөнья акциясен уздыру мәйданчыгы булачак
Татарстан халкы Шәриф Камалның «Матур туганда» романыннан өзек язачак. 8 ноябрьдә Филология һәм мәдәниятара багланышлар институты (ИФМК) һәм Казан федераль университетының Алабуга институты «Татарча диктант» дигән Бөтендөнья татар телендә грамоталылыкны тикшерү акциясендә катнашучыларны кабул итә. Анда теләгән һәркем катнаша ала. Быел акция 9 нчы тапкыр узачак, дип хәбәр итте КФУның медиакоммуникацияләр үзәгенә «Бөтендөнья татар яшьләре […]
