КФУда Кытай Яңа елын каршы алдылар

Бәйрәм концертында КХРның Казандагы генераль консулы  булды. Казан федераль университетының Филология һәм мәдәниятара багланышлар институты (ИФМК) мәйданчыгында Кытайча Яңа елны каршы алыр алдыннан бәйрәм концерты булды.  Анда Кытай Халык Республикасының Казандагы генераль консулы Сян Бо әфәнде дә катнашты.  “Бу кыш аеруча салкын булды, тәрәзә артында элеккечә көчле кар ява, әмма безнең һәр ватандашыбызның йөрәкләре җылылык […]

КФУ профессоры: «Җиргә футбол кыры зурлыгындагы астероид оча»

Потенциаль куркыныч “галәм кунагы”  безнең планетага 2 февральдә якынлашачак. Аполлоннар гаиләсеннән потенциаль куркыныч 2008 OS7 астероиды 2 февральдә Мәскәү вакыты белән 17.40 сәгатьтә җирдән якынча 2,85 млн километр ераклыкта узачак, дип хәбәр итте В.П. Энгельгардт исемендәге Астрономия обсерваториясе директоры, Казан федераль университеты Физика институтының астрономия һәм космик геодезия кафедрасы профессоры Юрий Нефедьев. Галим секундына 18 […]

Казан университеты яңадан ЛХР укучыларын кабул итә

Балалар КФУ Алабуга институтының “Университет” мәктәбендә белем алачак. Казан федераль университетының Алабуга институтына Лисичанскидан 46, ә Рубежный шәһәреннән биш бала килде. Укучылар “Университетская” мәктәбендә белем алачак һәм институтның студентлар тулай торагында яшәячәк. Казан тимер юл вокзалында  Луганск Халык Республикасының Лисичанск һәм Рубежный шәһәрләреннән килгән мәктәп укучылары һәм педагоглар белән поездны ТР яшьләр эшләре буенча министр […]

«Сәламәтлек поезды» юлга кузгала: КФУда савыктыру сәфәрләре башлана

Чара Казан федераль университеты Астрономия обсерваториясенең чаңгы трассасы базасында узачак. 3 февральдә Казан федераль университеты студентларының һәм хезмәткәрләренең «Сәламәтлек поезды» спорт-сәламәтләндерү чаралары башлана. Чараны КФУның Яшьләр сәясәте департаменты оештыра. “Сәламәтлек поезды” заманча проекты 2010 елдан башланды. 2021 елда В.П. Энгельгардт исемендәге Астрономия обсерваториясе территориясендә уза башлады. “Студентларның спорт-сәламәтләндерү чарасы – шәһәр ыгы-зыгысыннан читләшү, кышның чын […]

КФУ белгече кышкы каникулларны ничек итеп нәтиҗәле үткәрү турында сөйләде

Тәкъдимнәр психик сәламәтлекне саклап калырга гына түгел, ә каникулларны файда белән үткәрергә дә ярдәм итәчәк. Озакламый студентларның кышкы каникуллары башлана, көндәлек ыгы-зыгыда вакыт җитмәгәнне башкару өчен бик яхшы мөмкинлек туа. Ялларны ничек файдалы итеп үткәрү турында Казан федераль университетының Идарә, икътисад һәм финанслар институтының кеше ресурслары белән идарә итү кафедрасы доценты Ольга Кукушкина сөйләде. Каникуллар, […]

КФУ ректоры Ленар Сафинның Россия студентлар көне белән котлавы

Татьяна көне – югары уку йортларының барлык буыннарында иң яраткан һәм хөрмәтле бәйрәмнәрнең берсе. Кадерле студентлар, Казан федераль университеты магистрантлары һәм аспирантлары! Сезне чын яшьлек һәм күңел ачу бәйрәме – Россия студентлар көне белән чын күңелдән котлыйм! Император Александр I указы буенча 1804 елда безнең югары уку йортының данлыклы тарихы башлана, һәм менә 219 ел […]

КФУ студенты – армрестлинг буенча Идел буе федераль округы беренчелегенең көмеш призеры

Илвир Сәрвәров Россиянең спорт мастерына кандидат нормативын үтәде. Казан федераль университетының Яр Чаллы институты студенты Илвир Сәрвәров армрестлинг буенча Идел буе федераль округы беренчелегенең көмеш призеры булды. Түбән Камада узган ярышларда округның 10 төбәгеннән 400 спортчы катнашты. Илвир Сәрвәровның (80 кг авырлык категориясе) тренеры – югары квалификацион категорияле укытучы, ТР физик культура һәм спорт отличнигы, […]

КФУда МДУ профессоры Наталья Зубаревич лекция укыды

Төбәкләрнең социаль-икътисадый үсеше өлкәсендәге белгеч  яңа икътисадый шартларда Татарстанның перспективалары турында сөйләде. Казан федераль университетында М.В. Ломоносов исемендәге Мәскәү дәүләт университеты география факультетының Россия икътисадый һәм социаль география кафедрасы профессоры,  Социаль сәясәт бәйсез институтының «Россия регионнарының социаль атласы» төбәк программасы директоры  Наталья Зубаревич “Яңа икътисадый шартларда Россия төбәкләре (Илкүләмендә Татарстан)» темасына чыгыш ясады. Югары уку […]

КФУ метеорологы тагын кар явачагы турында хәбәр итте

Ике көн эчендә, пәнҗешәмбе һәм җомга көнне, Россия Гидрометеоүзәге фаразлары буенча, айлык явым-төшем нормасының өчтән бере явачак. Казан университетының метеорология обсерваториясе мәгълүматларына караганда, Казанда көн ярым эчендә якынча алдагы ике атнада булган кадәр, 10 миллиметр чамасы явым-төшем яуган. “Хәзер кар капламының биеклеге 46 сантиметр тәшкил итә. Бу сан февраль күрсәткечләренә тәңгәл. Карның күп явуы шәһәр […]

КФУ галимнәре гало (һалә) барлыкка килүнең өч сәбәбен атадылар

Бу көннәрдә республикада тәэсирле оптик күренеш күзәтелде. Бу көннәрдә Татарстан халкы кояш тирәсендә көчле тәэсиргә ия яктылык каймасын – галоны (һалә) күзәтте. Бу күренеш турында тулырак мәгълүмат – КФУның медиакоммуникацияләр үзәге материалында. “Республика халкы күзәткән гало (һалә) – уртача киңлекләр өчен сирәк күренеш түгел. Ул түбән температуралар фонында дымлы һава массасын күрсәтә. Моңа нормадан 9 […]