КФУ клиникасы хирурглары 75 яшьлек пациентның кулын саклап калып сирәк операция ясадылар.

Ул үзен яхшы хис итә һәм өенә кайтырга әзерләнә. Казан федераль университетының Университет клиникасы кан тамырлары хирурглары, 75 яшьлек пациентның кулын саклап калып, сирәк операция ясадылар. Ул униклиниканың йөрәк-кан тамырлары хирургиясе бүлеге командасына рәхмәт әйтеп туймый. Хастаханәгә аны ашыгыч ярдәм машинасында алып килгәннәр. Кызы белән төшке аш вакытында хатын-кыз иңендә һәм кулларында кискен авырту тойган. […]

КФУда фән докторлары һәм кандидатлары дипломнарын тапшырдылар

Фәнни дәрәҗә бирелү турындагы дипломга 16 кеше лаек булды.  Казан федераль университетында тантаналы рәвештә фән докторларына һәм кандидатларына дипломнар тапшырылды. “Бүген без яңа галимнәр барлыкка килү белән горурланабыз. Моның Татарстан Республикасындагы Фәнни-технологик үсеш елында булуы бигрәк тә сөенечле. Әлбәттә, сезнең фәнни тикшеренүләрегезне дәвам итүегезне һәм диплом яки премия алу өчен, бу залга тагын килүегезне теләр […]

КФУ вәкилләре «Киләчәк уеннары»нда лекцияләр белән чыгыш ясаячак

“Киләчәк шәһәре” мәйданчыгында алар IT-өлкәнең нәрсә белән файдалы булуы, ясалма интеллект, циркад ритмнары һәм башка бик күп нәрсәләр турында сөйләячәкләр. Казан федераль университеты вәкилләре бүген старт алган киберспорт буенча халыкара мультиспорт “Киләчәк уеннары” турнирында   фиджитал концепциясендә фәнни-популяр лекцияләр белән чыгыш ясаячак. Классик спорт һәм киберспортны берләштерүче фиджитал-уеннар Казанда 3 мартта тәмамлана. Ярышлар 21 дисциплина буенча узачак, алар […]

Казан университетында «823 нче километр» фильмы күрсәтелде

Фильм карар алдыннан тамашачылар белән продюсер Миләүшә Айтуганова очрашты. Казан федераль университетының Филология һәм мәдәниятара багланышлар институтында татар әдәбияты классигы Әмирхан Еники әсәрләре буенча төшерелгән «823 нче километр» фильмын күрсәтү узды. Фильмны 21 февральдә билгеләп үтелә торган Халыкара туган тел көненә багышлап күрсәттеләр һәм ул язучының 115 еллыгына багышланды. «Татар халкының милли үзенчәлеген саклап калу» […]

КФУда «Огонь Победы в памяти поколений» конкурсы башланды

Анда югары уку йорты студентлары,  хезмәткәрләре һәм аларның балалары, шулай ук оныклары катнаша ала. Казан федераль университетында 1941-1945 еллардагы Бөек Ватан сугышында җиңүгә багышланган әдәби-иҗади бәйгегә гаризалар кабул ителә башлады. Югары уку йорты студентларын, КФУ хезмәткәрләрен һәм аларның балаларын шулай ук  оныкларын конкурста катнашырга чакырабыз. Әлеге конкурс кысаларында «Победу чтим, героев помним!» балалар рәсемнәре, «Открытка ветерану»,  […]

КФУда Муса Җәлил һәйкәленә чәчәкләр салдылар

Чара легендар татар каһарман-шагыйренең тууына 118 ел тулуга багышланган иде. 15 февральдә Казан федераль университетының ректор бакчасында Муса Җәлил бюстына чәчәкләр салу тантанасы булды. Каһарман шагыйрьне искә алу һәм хөрмәт йөзеннән студентлар һәм вуз җитәкчелеге килде. Бүген, 2024 елның 15 февралендә, танылган татар шагыйре һәм журналисты, Советлар Союзы Герое Муса Җәлилнең тууына 118 ел тулды. […]

КФУ “Владивосток – Луганск” гуманитар автоузышында катнашучылар аркылы солдатларга бүләкләр тапшырды

Хезмәткәрләр һәм студентлар җыйган акчага генераторлар, җылыткычлар, ноутбуклар, төзелеш инструментлары һәм башка әйберләр сатып алынган. Казан федераль университетында Россия тарих җәмгыятенең Приморье бүлеге тарафыннан оештырылган “Владивосток – Луганск” автоузышында катнашучылар артыннан Махсус хәрби операция сугышчылары өчен гуманитар ярдәм тапшырылды. Хәйрия автоузышы гуманитар конвой формалаштыруга һәм махсус хәрби операция сугышчылары өчен акча җыюга юнәлдерелгән. Ул 28 […]

Татарстан дәүләт хезмәткәрләре КФУда квалификацияләрен күтәрәләр

Уку «Заманча тел багланышлары: кытай теле» программасы буенча уза. 13 февральдә Казан федераль университетының Дәүләт һәм муниципаль идарә югары мәктәбендә ТР дәүләти гражданлык хезмәткәрләренең һәм ТРда муниципаль хезмәткәрләрнең “Заманча тел багланышлары: Кытай теле” квалификация күтәрү программасы ачылды. Уку 21 мартка кадәр дәвам итәчәк. Программаны ачуда КХРның Казандагы генераль консулы урынбасары Хань Минъюй, ТР Рәисе каршындагы […]

КФУ студентлары Татарстан районнарында акцияләр уздырды

Отрядларның төп эш блогы –  авыл җирлекләрендә яшәүче ярдәмгә мохтаҗ кешеләргә йортларын кардан чистарту һәм хуҗалык эшчәнлеген алып бару өчен адреслы ярдәм итү. 29 гыйнвардан 3 февральгә кадәр Татарстан Республикасы районнарына Казан федераль университеты Студентлар отряды штабы студентларының ике социаль отряды чыкты. “Мирас” студентлар социаль отряды Апас районында, ә “Матур” отряды Тәтештә ярдәм күрсәтте. 2019 елдан […]

КФУ доцентына ТР Рәисе хакимиятенең рәхмәт хатлары тапшырылды

Бүләкләрне Нияз Латыйпов алды. Казан федераль университеты Халыкара мөнәсәбәтләр институтының (ИМО) Чит телләр һәм тәрҗемә югары мәктәбенең Европа телләре һәм мәдәниятләре кафедрасы доценты Нияз Латыйпов Рәис Администрациясенең ике рәхмәт хаты белән бүләкләнде. Нияз Латыйпов КФУда 2008 елдан укыта. 2013 елдан Татарстан Республикасы Рәисенең Дәүләт протоколы идарәсе тәрҗемәләр секторының баш киңәшчесе вазыйфаларын башкаручы. «Мин Татарстан Республикасы […]