КФУ студенты Россиянең ел интеллекты булды
Юрий Маясин – югары белем бирүче мәгариф оешмаларының «Ел студенты» Россия милли премиясе иясе. Мәскәүдә уку, фәнни, спорт, иҗат һәм иҗтимагый тормышта аерым казанышларга ия талантлы студентлар өчен Россия яшьләр берлегенең конкурс һәм мәгариф проекты – югары белем бирүче мәгариф оешмаларының «Ел студенты» XI Россия милли премиясенә йомгак ясадылар. Казан федераль университеты студенты җиңүчеләр арасында. […]
