КФУ клиникасының кардиохирурглары Идел буе федераль округы өчен уникаль методика куллана башлаячак
Ул минималь инвазивлык белән катлаулы кардиохирургик тыкшынулар уздыру мөмкинлеген тәэмин итәчәк. Казан федераль университетының Университет клиникасында радиоешлыклы абляцияне (РЧА), һәм EnSite X алдынгы навигация системасын кулланып, карынчык тахикардияләрен дәвалауның заманча методларына багышланган мастер-класс узды. Табиблар өчен тренингны Е.И. Чазов исемендәге Илкүләм медицина тикшеренү үзәгенең (Мәскәү) кардиохирурглары Олег Сапельников һәм Дмитрий Черкашин үткәрә. Яңа методика ярдәмендә […]
