КФУ галимнәре хәзерге әдәбиятка бәя тәкъдим итте

Агымдагы елның 16 декабрендә Татарстан республикасы Язучылар берлегендә Әдәби ел йомгаклары булып узды. Берлек рәисе Данил Салихов үз чыгышында узып баручы 2017 елның төп вакыйгаларыннан берсе буларак Язучылар берлеге белән Казан федераль университеты арасындагы килешүне билгеләп үтте. Ел йомгакларында хәзерге әдәбиятның үсеш үзенчәлекләре турында төп чыгышлар КФУның әдәбият галимнәре тарафыннан әзерләнгән иде. Хәзерге татар поэзиясенең […]

Камил Сәгъдәтшин премиясенә кемнәр лаек булды?

Яңа елга аяк басар алдыннан без гадәттә нишлибез? Әлбәттә, йорт-җирләрне җыештырабыз, мул итеп табын әзерлибез һәм, сәгать телләре уникегә якынлашканда үткән елда кылган эш-гамәлләребезгә йомгак ясыйбыз. Яңа ел килеп әле вакыт бар барын, әмма нәтиҗәләр ясый тору һич комачау итмәс. Шулай итеп, 20 декабрь көнне Казан федераль университетының Журналистика югары мәктәбе татар журналистикасы кафедрасы укучыларының […]

КФУ Энгельгард обсерваториясе мәйданында мәгариф кампусы төзиячәк

Татарстанның Яшел Үзән районында урнашкан Казан федераль университетына караучы Энгельгард исемендәге обсерватория мәйданында югары уку йорты тулай торак һәм мәгариф кампусы төзергә планлаштыра. Бу хакта “Татар-информ”да ел йомгакларына багышланган матбугат конференциясендә Казан университеты ректоры Илшат Гафуров җиткерде. Илшат Гафуров әйтүенчә, объект буенча эшләр 2016 елның августында уку һәм медицина өлкәсендә куллану өчен бирелгән хәрби госпиталь […]

КФУ Кытай теле укытучыларының бөтенрәсәй берләшмәсен төзү башлангычы белән чыкты

КФУның Халыкара мөнәсәбәтләр, тарих һәм көнчыгышны өйрәнү институты хезмәткәрләре Казан шәһәре мәктәпләре директорларының Институт җирлегендә үткәрелгән “Кытай теле: мәсьәләләр һәм үсеш перспективалары”  III методиксеминары кысаларында шундый башлангыч белән чыкты. Әйтергә кирәк, мондый башлангыч буш урында барлыкка килмәде: кытай телен укыту өлкәсендә хезмәт куючы белгечләргә  даими рәвештә үзләренең һөнәри эшчәнлекләре буенча килеп туган мәсьәләләрне уртага салып тикшерү өчен бер […]

КФУда татар теле һәм геология фәннәре буенча олимпиада уза

Казан федераль университетының төбәкара предмет олимпиадаларының 11 гыйнварда башланган кара-каршы туры дәвам итә. Татар теле буенча олимпиадада республиканың 130 укучысы, геология буенча Татарстан, Башкортстан, Чувашиядән килгән 70 кә якын укучы катнашты. 9-11 сыйныфта укучылар өчен КФУ төбәкара предмет олимпиадалары 15 февральгә кадәр дәвам итәчәк. КФУга керү өчен өстәмә баллар җыярга теләүчеләр өчен сынаулар 20 фән […]

БУЛАЧАК ЖУРНАЛИСТЛАР – БӘЙГЕГӘ!

2017 елның 1 декабреннән яшь журналистларның “Каурый каләм” II Бөтенроссия конкурсы старт алды. Ул мәктәп-гимназияләрнең югары сыйныфларында, шулай ук һөнәри урта белем бирү учреждениеләрендә белем алучы татар яшьләре арасыннан журналистикага тартылучыларны барлау максатында уздырыла. Казан федераль университеты, Татарстан Журналистлар берлеге, “Ватаным Татарстан”, “Ирек мәйданы” һәм КФУның “Дарелфөнүн” газеталары, Матбугат.ру порталы, Бөтендөнья татар яшьләре форумы тарафыннан […]

В.Н. Мещерякова системасы буенча мастер-класс

18 нче сентябрь көнне татар телен чит тел буларак укыту методикасы дәресе кысаларында “Педагогик белем бирү” юнәлешендә белем алучы 5 курс студентлары өчен инновацион методика – В.Н. Мещерякова системасы буенча мастер-класс уздырылды.

18 сентябрьдән КФУда татар теле курслары башлана

Казан федераль университетының Лев Толстой исемендәге Филология һәм мәдәниятара багланышлар институтында инде ничә ел рәттән халык өчен түләүсез татар теле курслары оештырыла. Шул уңайдан 14 нче сентябрь көнне әлеге курсларга язылган укучылар оештыру җыелышына җыелды.