БУЛАЧАК ЖУРНАЛИСТЛАР – БӘЙГЕГӘ!

2017 елның 1 декабреннән яшь журналистларның “Каурый каләм” II Бөтенроссия конкурсы старт алды. Ул мәктәп-гимназияләрнең югары сыйныфларында, шулай ук һөнәри урта белем бирү учреждениеләрендә белем алучы татар яшьләре арасыннан журналистикага тартылучыларны барлау максатында уздырыла. Казан федераль университеты, Татарстан Журналистлар берлеге, “Ватаным Татарстан”, “Ирек мәйданы” һәм КФУның “Дарелфөнүн” газеталары, Матбугат.ру порталы, Бөтендөнья татар яшьләре форумы тарафыннан […]

В.Н. Мещерякова системасы буенча мастер-класс

18 нче сентябрь көнне татар телен чит тел буларак укыту методикасы дәресе кысаларында “Педагогик белем бирү” юнәлешендә белем алучы 5 курс студентлары өчен инновацион методика – В.Н. Мещерякова системасы буенча мастер-класс уздырылды.

18 сентябрьдән КФУда татар теле курслары башлана

Казан федераль университетының Лев Толстой исемендәге Филология һәм мәдәниятара багланышлар институтында инде ничә ел рәттән халык өчен түләүсез татар теле курслары оештырыла. Шул уңайдан 14 нче сентябрь көнне әлеге курсларга язылган укучылар оештыру җыелышына җыелды.