КФУ галимнәренең картаюга каршы көрәш эшләнмәләре югары халыкара танылу алды

Каралган алымнар сәламәт гомер чорын сизелерлек озайтырга, тукымаларның регенерациясен яхшыртырга һәм яшь барган саен килеп чыккан авырулар үсеше куркынычын киметергә мөмкин. Казан федераль университеты Фундаменталь медицина һәм биология институты (ИФМиБ) галимнәренең Eternal Youth: a Comprehensive Exploration of Gene, Cellular, and Pharmacological Anti-Aging Strategies  («Мәңгелек яшьлек: картаюгша каршы генетик, күзәнәк һәм фармакологик стратегияләргә анализ») мәкаләсе Халыкара молекуляр фәннәр […]

Татарстан Республикасы Актаныш муниципаль районы укытучылары КФУ ботаниклары тәҗрибәсен үзләштерәләр

Коллаборация мәктәп укучылары һәм педагоглары, шулай ук югары уку йорты өчен дә файдалы булырга охшый.  Казан федераль университетының Ботаника бакчасында Татарстан Республикасы Актаныш муниципаль районының биология, химия һәм география укытучылары өчен гамәли юнәлештәге семинар узды. КФУ Фундаменталь медицина һәм биология институтының биотөрлелекне өйрәнү буенча укыту-җитештерү үзәге мөдире Нияз Сәлахов билгеләп үткәнчә, әлеге чара ботаника бакчасында […]

Казан университеты – «Студтуризм» программасы лидерлары арасында

Рейтингка йомгак ясалды. Казан федераль университеты Россиядә яшьләр һәм студентлар туризмы программасын гамәлгә ашыру буенча ТОП – 10 лидер университетлар исемлегенә кергән. «Студтуризм» программасының 2024-2025 елларга партнер-вузлар рейтингына йомгак ясалды. Эксперт комиссиясе проектның иң актив катнашучылары булган, яшьләр һәм студентлар туризмын үстерүгә зур өлеш керткән 10 университетны билгеләде. КФУ Россия Федерациясендә программаны гамәлгә ашыру буенча […]

КФУ галимнәре Башкортстандагы Аслыкүл күлен тикшерделәр

Алынган мәгълүматлар табигый бәла-казалар фаразларының дөреслеген арттырырга ярдәм итәчәк. Казан федераль университетының Геология һәм нефть-газ технологияләре институты (ИГиНГТ) вәкилләре Башкортстан Республикасында урнашкан Аслыкүл күленә экспедиция вакытында сейсмоакустик тикшеренүләр үткәрделәр һәм бу төбәктәге үткәндәге климатны реконструкцияләү өчен су төбе катламнарының пробаларын алдылар. Алынган мәгълүматлар табигый бәла-казалар фаразларының дөреслеген арттырырга ярдәм итәчәк. “Без “Глобальные климатические вызовы на […]

КФУда “җәйге университет” проектының өченче сезоны старт алды

Чара 21 июльдән 3 августка кадәр узачак. Казан федераль университеты янә «Җәйге университет» проектында катнашучыларны кабул итте. Чара РФ Фән һәм югары белем Министрлыгы һәм «Социоүзәк» ФДАФО ярдәмендә КФУ тарафыннан гамәлгә ашырыла. Ачылу тантанасы «УНИКС»та узды. Кунакларны цифрлы аналитика һәм мәгълүматлар инженериясе, архитектура һәм дизайн, биология һәм гуманитар фәннәр буенча белем бирү программалары көтә. Бенин, […]

КФУ Астрономы июльдәге метеор агымнары турында сөйләде

Бу айда Казан халкы өч йолдыз атылуның шаһиты була алачак. Физика институтының астрономия һәм космик геодезия кафедрасы профессоры, и. В.П. Энгельгардт исемендәге Астрономия обсерваториясенең фәнни җитәкчесе Юрий Нефедьев ай дәвамында күзәтеп була торган төп метеор агымнары турында, шулай ук аларны ничек дөрес күзәтергә кирәклеге турында җентекләп сөйләде. 7-13 июль көннәрендә казан халкы  актив булган Пегасида […]

КФУ студентлары AGT Global Open Space – 2025 халыкара конкурсында беренче урынны алды

Конкурс финалы Казахстан Республикасында узды. Казан федераль университетының архитектура һәм медиасәнгать кафедрасы мөдире Степан Новиков җитәкчелегендә  Дизайн һәм пространство сәнгате институты магистрантлары командасы AGT Global Open Space – 2025 – абруйлы халыкара югары технологияләр конкурсының “Архитектура” юнәлешендә җиңү яулады. Конкурс финалы Казакъстан Республикасында узды. Open Space-инновацияләр генә түгел, аларны тормышка ашыручы кешеләр дә камилләшә торган […]

КФУда тантаналы рәвештә фән кандидатлары һәм докторлары дипломнары тапшырылды

11 белгеч гыйльми дәрәҗәгә ия булды. Казан университетының тарих музеенда фән кандидатлары һәм докторлары дипломнарын тапшыру тантанасы булды. Чара КФУның беренче проректоры-фәнни эшчәнлек буенча проректоры Дмитрий Таюрский катнашында узды. Казан федераль университеты Россия Федерациясенең алдынгы фәнни үзәкләренең берсе һәм квалификацияле белгечләр әзерләүгә актив ярдәм итә. Бүген 11 белгечкә фән кандидаты һәм докторы дипломнары тапшырылды. Алар […]

Казан федераль университетына 42 меңнән артык гариза бирелгән

Бу хакта бүген ТР Министрлар Кабинетында КФУ проректоры Екатерина Турилова хәбәр итте. Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетында «2025 елда Татарстан Республикасы югары уку йортларына кабул итү кампаниясенең үзенчәлекләре турында» темасына брифинг узды. Чара Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары Ләйлә Фазлыева рәислегендә узды. Брифингта ТР мәгариф һәм фән министры Илсур Һадиуллин, Казан югары уку йортлары ректорлары һәм проректорлары […]

КФУ лицейларын тәмамлаучыларның БДИ күрсәткечләре бик яхшы

Укучылар информатика, физика, география буенча максималь балл алдылар. Бердәм дәүләт имтиханында йөз балл җыючылар санын Казан федераль университетының IT-лицей һәм Н.И. Лобачевский исемендәге лицеен тәмамлаучылар тулыландырды. Чираттагы нәтиҗәләр билгеле булды. Җиде кеше йөз балл статусын алды. Информатика буенча БДИда берьюлы биш укучы 100 баллга ия. Өчесе –  Олег Горобец, Ирек Кәримов һәм Рания Шәйхина Н.И. […]