Spell Battle – орфография бәйгесе

Казан (Идел буе) федераль университетының Лев Толстой исемендәге Филология һәм мәдәниятара багланышлар институтында Spell Battle тел проектының чираттагы уены булды. Уенда Кытайдан килгән 36 студент катнашты. Алар Сиань университетыннан килеп, Казанда бер еллык стажировка уза. Проектның асылы телдән кабатлап, орфография диктантын берничә телдә оештыру. Бу уенда эшче телләр булып инглиз һәм рус теле алынды. “Катлаулы” […]

Журналист Александр Минкин: «Журналистика – сәяси профессия»

Бүген, КФУ Журналистика һәм медиакоммуникацияләр югары мәктәбендә танылган журналист, театровед, 2 тапкыр «Алтын каләм» Россия журналистлары премиясе иясе Александр Минкин белән очрашу узды. Бүген ул Мәскәүдә чыга торган «Московский комсомолец» газетасында эшли. Очрашу аның Казанга килү сәбәбен аңлатудан башланды. Баксаң, ул биредә очраклы гына түгел икән. Шушы көннәрдә Татарстан башкаласында бара торган Ф.Шаляпин исемендәге XXXVI […]

«Әгъзамов укулары – 2018»

Хөрмәтле хезмәттәшләр! Сезне «Әгъзамов укулары – 2018» Халыкара фәнни-гамәли конференциясендә катнашырга чакырабыз. Конференция журналистика факультетының беренче деканы Флорид Әгъзамов истәлегенә багышлап уздырыла.  Конференциянең максаты – хәзерге заман журналистикасындагы фәнни, фәнни-гамәли һәм белем бирү проблемалары турында фикер алышу һәм аларны хәл итү юлларын эзләү. Конференциянең бурычлары: 1) Россиянең, якын һәм ерак чит илләрнең милли журналистика тәҗрибәсен   […]

КФУда үз премиясен тапшырган Гөлсинә Галимуллина юбилеен билгеләп үтте

Күптән түгел генә КФУ татар журналистикасы юнәлешендә укучы студентларга үз премиясен өләшкән язучы Гөлсинә Галимуллина зурлап үзенең 60 яшьлек юбилеен билгеләп үтте. Шунысы игътибарга лаек, язучыны чит илдә дә яхшы беләләр икән. Әйтик аны “Бельгия татарлары” ассоциациясе дә тәбрик иткән. Дистәдән артык басма авторы, “Ел китабы”, “Бәллүр каләм” примияләре иясе, Татарстан Республикасының атказанган мәдәният хезмәткәре […]

Камил Сәгъдәтшин премиясенә кемнәр лаек булды?

Яңа елга аяк басар алдыннан без гадәттә нишлибез? Әлбәттә, йорт-җирләрне җыештырабыз, мул итеп табын әзерлибез һәм, сәгать телләре уникегә якынлашканда үткән елда кылган эш-гамәлләребезгә йомгак ясыйбыз. Яңа ел килеп әле вакыт бар барын, әмма нәтиҗәләр ясый тору һич комачау итмәс. Шулай итеп, 20 декабрь көнне Казан федераль университетының Журналистика югары мәктәбе татар журналистикасы кафедрасы укучыларының […]

КФУда татар теле һәм геология фәннәре буенча олимпиада уза

Казан федераль университетының төбәкара предмет олимпиадаларының 11 гыйнварда башланган кара-каршы туры дәвам итә. Татар теле буенча олимпиадада республиканың 130 укучысы, геология буенча Татарстан, Башкортстан, Чувашиядән килгән 70 кә якын укучы катнашты. 9-11 сыйныфта укучылар өчен КФУ төбәкара предмет олимпиадалары 15 февральгә кадәр дәвам итәчәк. КФУга керү өчен өстәмә баллар җыярга теләүчеләр өчен сынаулар 20 фән […]

18 сентябрьдән КФУда татар теле курслары башлана

Казан федераль университетының Лев Толстой исемендәге Филология һәм мәдәниятара багланышлар институтында инде ничә ел рәттән халык өчен түләүсез татар теле курслары оештырыла. Шул уңайдан 14 нче сентябрь көнне әлеге курсларга язылган укучылар оештыру җыелышына җыелды.