Руи Висенте Опперманн: «Без аерым югары уку йортлары түгел, ә Бразилия һәм Россиянең мәгариф системасы хезмәттәшлек итүен телибез»
Казан университетында Бразилия Федератив Республикасы Мәгариф министрлыгы делегациясе булды. Казан федераль университеты җитәкчелеге Бразилия Федератив Республикасы Мәгариф министрлыгы делегациясе белән очрашты. Бразилия мәгариф министрлыгы каршындагы югары белем бирү буенча Бразилия федераль агентлыгы (CAPES) директоры Руи Висенте Опперманны һәм киңәшче, халыкара югары белем бирү мәсьәләләре буенча генераль координатор Жаклин Пиньейру Шульцны КФУга Россия дәүләт гуманитар университеты […]