КФУда беренче тапкыр Физика институты студентларының чыгарылыш квалификация эшен ачык яклавы узды

Үз эшләрен«Нанотехнологияләр һәм микросистемалы техника» әзерлек юнәлеше студентлары тәкъдим итте.           Казан федераль университетының Физика институтында беренче мәртәбә «Нанотехнологияләр һәм микросистемалы техника» актуаль юнәлеш студентларның чыгарылыш квалификация эшләрен ачык яклау булды. Чыгышлар Microsoft Teams платформасында ясалды. «Нанотехнологияләр һәм микросистемалы техника» программасы төрле функциональ билгеләнештәге наносистема материалларын һәм компонентларын җитештерү технологияләрен файдалану […]

КФУ “Университетлар коллекцияләрне берләштерә” проекты инициаторы булды

Проект онлайн-күргәзмәләр өчен музей фондларын берләштерәчәк. Казан федераль университеты проекты галимнәр, музейлар, китапханәләр, архивлар һәм югары уку йортлары арасында багланышлар урнаштыру аша Россиядә һәм дөньяда фән, мәгариф тарихы буенча виртуаль коллекция булдыруга юнәлтелгән. Пандемия чорында Бөекбритания музейлары #CollectionsUnited хештегы белән социаль челтәрләрдә «На пути к национальной коллекции» проектын анонсладылар. Әлеге тәҗрибә нигезендә КФУның Тарих музее […]

27 июньдә Бөтенроссия студентлар онлайн чыгарылыш бәйрәме узачак

Киң масштаблы онлайн-бәйрәм илнең 2020 елда укуны тәмамлаган барлык чыгарылыш курс студентларын җыячак. 27 июньдә узачак Бөтенроссия студентлар онлайн-чыгарылыш кичәсе   студентлар өчен концерт видеотрансляциясен, рәсми затлар котлавын, артистлар чыгышын, төрле флешмобларны үз эченә ала. Әлеге бәйрәм офлайн-форматтагы традицион чыгарылыш кичәсен яки билгеле бер уку йортындагы “онлайн” форматтагы чыгарылыш кичәсен алмаштырмый. Бу 2020 елда укуны тәмамлаучы […]

КФУда 19 июньдә 2020 елда кабул итү кампаниясенә багышланган турыдан-туры эфир узачак

Сорауларны социаль челтәрләрдә һәм видеохостинг трансляциясе чатларында бирергә мөмкин булачак. Казан федераль университетында 20 июнь көнне старт алачак кабул итү кампаниясе мәсьәләләренә багышланган турыдан-туры эфир оештырыла. Трансляция 19 июньдә 13.00 сәгатьтә берьюлы берничә онлайн-мәйданчыкта узачак: КФУ, UNUVER TV сайтында, шулай ук университет телевидениесенең “ВКонтакте”, Twitch һәм YouTube аккаунтларында. Сорауларны социаль челтәрләр һәм видеохостинг чатларында бирергә […]

КФУда “дәвалау эше” юнәлеше буенча максатчан укуга студентлар күбрәк кабул ителәчәк

2020 елда медицина юнәлешләре буенча максатчан уку өчен кабул итү квоталары үзгәрде. 2020 елда Казан федераль университетында медицина белгечлегенә укырга керүчеләр өчен максатчан урыннар саны үзгәрде. КФУ кабул итү комиссиясенең җаваплы сәркатибе Олег Бодров хәбәр иткәнчә, Россия Федерациясе Фән һәм югары белем министрлыгының 5 нче июньдәге хаты нигезендә,  медицина юнәлешләре буенча белем бирүче  уку йортларына […]

“Эконефть” галимнәре эшләнмәсе Processes журналы тышлыгында тәкъдим ителгән

Геология һәм нефть-газ технологияләре институтында традицион булмаган углеводородларны рациональ үзләштерү өчен принципиаль яңа реагентлар эшләнә. «Кара алтын» чыгару өчен «Эконефть» өстенлекле юнәлеше галимнәре тарафыннан булдырылган принципиаль яңа реагентны киң куллану үзле һәм бик ябышкак нефть чыгаруда пар җылылык алымнарының энергия нәтиҗәлелеген арттыруга китерә. Казан федераль университетының Геология һәм нефть-газ технологияләре институтында традицион булмаган углеводородларны рациональ […]

КФУ профессоры Россия көнендә нинди һава торышы булачагы турында әйтте

12 июньдә Татарстанда бу атнада иң җылы көн көтелә. Ял көннәрендә Казанда һәм Татарстанда җылы һава торышы, явым-төшемнәр булуы көтелә. Россия көнендә һава торышы ничек булачагы турында тулырак итеп КФУның Экология һәм табигатьтән файдалану институтының атмосфера метеорологиясе, климатологиясе һәм экологиясе кафедрасы мөдире, профессор Юрий Переведенцев сөйләде. Россия көнендә Татарстанда һава торышы шактый яхшы булырга охшап […]

КФУда кытай телендә ачык ишекләр көне узды

Онлайн-очрашуда 100дән артык кытай гражданы катнашты. Казан федераль университетында чит ил абитуриентлары өчен  туган телләрендә ачык ишекләр көннәре уза. Бүген Microsoft Teams мәйданчыгында Кытай телендә турыдан-туры эфир булды. Абитуриентлар һәм аларның ата-аналары сорауларына КФУның тышкы элемтәләр буенча проректоры Тимирхан Алишев, Тышкы элемтәләр департаментының чит ил укучыларын җәлеп итү һәм җыю бүлеге башлыгы Рәүф Сабиров һәм […]

КФУның Н.И. Лобачевский исемендәге Лицеенда соңгы кыңгырау чыңлады

Мәктәпне тәмамлау уңаеннан бәйрәм “онлайн” режимда узды. Казан федераль университетының Н.И. Лобачевский исемендәге Лицеен тәмамлаучылар өчен тантаналы чара виртуаль киңлектә, Microsoft Teams мәйданчыгында узды. Тантананы башлаганда КФУның, Н.И. Лобачевский исемендәге Лицей директоры Елена Скобельцина, бәйрәм үзенең гадәти булмаганлыгы, оригинальлеге белән истә калачагын әйтте, чөнки беренче тапкыр “онлайн” режимда уза. Елена Германовна шулай ук быелгы чыгарылыш […]

КФУ катнашында Кытайда ленинизмны өйрәнү үзәге ачылды

Казан университетында В.И.Ленинның тууына 150 ел тулуга багышланган «Ленин идеясе һәм аларның заманча кыйммәте» дигән халыкара симпозиум узды. Чит телләр һәм тышкы сәүдә буенча Гуандун университеты һәм Казан федераль университеты бергәләп ленинизмны өйрәнү буенча Кытай-Россия үзәген булдырдылар. Яңа үзәкне ачу тантанасы онлайн форматта узды. Тантана В.И.Ленинның 150 еллыгына багышланган «Ленин идеясе һәм аларның заманча кыйммәте» […]