КФУга өстәмә 180 бюджет урыны бүлеп бирелде

Шул рәвешле, университетта федераль бюджет хисабына 5510 бюджет урыны булдырылды.  2020/2021 уку елына Казан федераль университетына кабул итү кагыйдәләренә үзгәрешләр кертү турындагы боерык нигезендә өстәмә рәвештә 180 бюджет урыны бүлеп бирелде. КФУда киләсе уку елында барлыгы 5510 бюджет урыны каралган. Россия Федерациясе Хөкүмәтенең «Мәгариф эшчәнлеген гамәлгә ашыручы оешмаларга әзерлекнең белгечлекләре һәм юнәлешләре буенча кабул итүнең […]

КФУ студентлары «Татарстан һәм татар халкының мәдәни мирасы» порталын тулыландыруда катнаша

Җәйге практика вакытында алар электрон базага 5000 археологик һәйкәл турында мәгълүмат кертәчәкләр. Казан федераль университеты белгечләре Татарстан Республикасы Фәннәр академиясе белән берлектә «Татарстан һәм татар халкының мәдәни мирасы» порталын эшләделәр. Татарстанның археологик һәйкәлләре турындагы мәгълүматлар системага кертелгәнлектән, быел эш географиясе Идел буе төбәкләрен колачлый. Система археологик һәм архитектура һәйкәлләре, торак пунктлар һәм персоналияләр турында мәдәни […]

БДИда 100 балл җыйган 170 абитуриент Казан университетына гариза тапшырган

Алтысы ике фән буенча югары баллга ия. Казан федераль университетында абитуриентлардан тәүлеккә уртача гаризалар бирүнең артуы күзәтелә. Бу хакта Казан университетының кабул итү комиссиясе җаваплы секретаре Олег Бодров хәбәр итте. 30 июльгә 21572 кеше 45000 гариза тапшырган. “Августның беренче яртысында абитуриентларның күпләп килүе  көтелә. Бүген 5330 бюджет урынына 27800 гариза бар», – ди  Олег Бодров. […]

Рамил Баһавиев: «КФУга укырга керү белән горурланырга кирәк»

Н.И. Лобачевский исемендәге математика һәм механика институты студенты 2019 елгы БДИда 4  фән буенча 399 балл җыеп, ректор стипендиясен алды. Рамил Баһавиев исеме 2019 елда мәктәпне тәмамлаучыларга гына түгел, ә күп кенә татарстан халкына да таныш. Былтыр ул БДИда физика, рус теле, информатиканы 100, математиканы 99 баллга тапшырып, 399 балл җыйган иде. Ш.Мәрҗани исемендәге 2 […]

КФУда кырым мәгарәсеннән алынган микроорганизмнар генын тикшерәләр

Фундаменталь медицина һәм биология институты галимнәре Таврида мәгарәсен өйрәнүдә катнаша. Казан федераль университеты галимнәре Кырымдагы Таврида мәгарәсендә микроорганизмнар үрнәкләрен алган. Алга таба алар генетик тикшеренүләр уздыру өчен кулланылачак. Мәгарә 2018 елда “Таврида” федераль трассасы төзелеше вакытында табылган. Бер елдан соң тулы тикшеренүләр башланды, аларга Казан университеты галимнәре дә кушылды. «Грунт, стеналардан соскоб үрнәкләре, сөяк калдыклары […]

КФУ “Сириус.Лето” программасында катнашучылар өчен 15 проект тәкъдим итәчәк

Алар төрле юнәлешләрне колачлый. Бу турыда “Татар-информ” мәгълүмат агентлыгында узган матбугат конференциясендә Казан федераль университетының мәгариф эшчәнлеге буенча проректоры, профессор Дмитрий Таюрский белдерде. Россиядә “Сириус.Лето” укучылары өчен остазлар эзләү һәм фәнни-технологик проектларны гамәлгә ашыру программасы старт ала. Ул Россия Президенты Владимир Путинның  2020 елның 21 маенда узган киңәшмәсендә “Талант һәм уңыш” фонды җитәкчесе Елена Шмелева […]

КФУ магистрантлары Тюрингиянең табигый объектларын өйрәнделәр

Германиядә студентларның стажировкасы ике диплом программасы кысаларында уза. Студентлар “Германиянең яшел йөрәге” белән күзгә-күз танышу мөмкинлегенә Геология һәм нефть-газ технологияләре институты һәм Фрайберг тау академиясе тарафыннан гамәлгә ашырылган ике диплом магистратура программасында уку кысаларында ия булдылар. “Казан федераль университетында перспективалы программаларның беренче курс сессиясен уңышлы тапшыру  Фрайберг тау академиясендә укуны дәвам итәргә мөмкинлек бирде, ул, […]

КФУда эчке керү сынаулары махсуслаштырылган системада узачак

Ул абитуриентның барлык гамәлләрен теркәргә мөмкинлек бирә. Казан федераль университетында кабул итү кампаниясенең актив фазасы дәвам итә. 16 июльгә университетка 11895 абитуриенттан 23526 гариза килгән: шуларның 12847се – бюджет, 10679ы – контрактлы формага. “Бүгенгә тапшырылган гаризалар саны план күрсәткеченнән күбрәк. Әмма без барлык БДИ нәтиҗәләре игълан ителгәннән соң, аларның тагын да күбрәк булуын көтәбез. Бу […]

КФУда студентларны вакытлыча эшкә урнаштыру дәвам итә

Бүген 249 студент эшле булган, шуларның 96сы – чит ил студентлары. Май аенда Казан федераль университетында чит ил студентларын вакытлыча эшкә урнаштыру кампаниясе башланып китте. Студентлар өчен университет 300 гә якын эш урыны булдырган, 2 меңнән артык вакансияне Татарстан министрлыклары, ведомстволары һәм компанияләре тәкъдим иткән. Күп кенә студентлар сайлап алуны уңышлы үтте һәм эшкә кабул […]

КФУның үз телеграм-каналы барлыкка килде

Тиздән кулланучылар белән кире элемтә өчен телеграм-бот эшли башлаячак.  Казан федераль университетының Телеграм мессенджерында үз аккаунты барлыкка килде.  Бүген университетның социаль челтәрләрдә эше яхшы оештырылган. Аның “ВКонтакте”, Instagram һәм Facebook тагы аккаунтлары актив эшли. Һәр социаль челтәрдә мәгълүмат бирү, аудиториягә бәйле булганга,  төрле. “Казанский федеральный” телеграм-каналы – университет, студентлар, дөньякүләм фәнни бергәлек һәм фәнни-популяр темалар […]