КФУ сомнологы көз көне йокы килүгә каршы көрәш буенча киңәшләр бирде

Акрын физик активлык, иртәнге контраст  душ, файдалы һәм төрле ризыклар белән туклану тонуста калырга ярдәм итәчәк. Салкыннар башлангач, кешеләрнең күбесе арыганлык, йокымсырау һәм хәтта апатия кичерә. Шуның аркасында эшләргә теләк сүнә, кәеф китә һәм ачу килә башлый. Медицина телендә йокымсырау гиперсомния дип атала. Казан федераль университеты клиникасы табиб-сомнологы Лилия Шаһиәхмәтова мондый халәтне ничек җиңәргә һәм […]

Казан университетын тәмамлаган Ирина Волынец Татарстанның балалар омбудсмены булды

Бу турыдагы карар республика Дәүләт Советы депутатлары тарафыннан кабул ителде. Бүген Татарстан Республикасы Дәүләт Советы Татарстанда бала хокуклары буенча яңа вәкил билгеләде. Ул Россия хокук яклаучысы, журналист, Казан университетын тәмамлаган Ирина Волынец булды. Татарстан Дәүләт Советының 15 нче утырышында Ирина Волынец бала хокуклары буенча вәкаләтле вәкилгә республиканың ике дәүләт телендә – татар һәм рус телләрендә […]

КФУ студентларын һәм аспирантларын «Профстажировка» конкурсында катнашырга чакыралар

Иң яхшы эш авторлары җитештерү практикасына яки стажировкага чакыру алачак. «Профстажировка» конкурсында Россия Федерациясе югары һәм урта һөнәри белем бирү мәгариф оешмаларының көндезге һәм читтән торып уку формасы студентлары, шулай ук заявка бирү вакытына 35 яшькә кадәрге Россия Федерациясе югары белем бирү мәгариф оешмалары аспирантлары катнаша ала. Катнашучыларга 30 ноябрьгә кадәр конкурс сайтында теркәлү узарга […]

КФУ филологлары Бөтендөнья «Татарча диктант» акциясе өчен текстлар сайлады

Татарстаннан, Россия төбәкләреннән һәм чит илләрдән катнашучылар төрле авторлар текстларыннан өзекләр язачак. «Татарча диктант» дигән татар телендәге грамоталылыкны тикшерү буенча ел саен уздырыла торган Бөтендөнья белем бирү акциясе быел Россиянең 62 төбәген һәм дөньяның 30 илен берләштерәчәк. Чара 26 сентябрьдә 11.00 сәгатьтә онлайн  «ТНВ-Татарстан» һәм «ТНВ-Планета» телеканалларының турыдан-туры эфирында узачак. Казан федераль университеты – акцияне […]

КФУ студентлары – шахмат һәм шашка буенча VII Республика турнирында җиңүчеләр һәм призерлар

Чара Татарстан көллиятләрендә һәм югары уку йортларында белем алучы студентлар арасында узды. Р.Г. Нәҗметдинов исемендәге шахмат һәм шашка буенча республика олимпия резервы спорт мәктәбе базасында фәнни-белем бирү кластеры һәм кластерара хезмәттәшлек, шулай ук сәламәтлекләре чикләнгән затлар белән эшләү буенча Вузара республика үзәге эше кысаларында  Татарстан Республикасы көллиятләрендә һәм югары уку йортларында белем алучы сәламәтлекләре чикле […]

КФУның EduTech цифрлы мәгариф технологияләре үзәге яңа методик эшләнмәләр тәкъдим итә

Студентларны укыту LEGO Education белән берлектә узачак. Казан федераль университетының EduTech цифрлы мәгариф технологияләре үзәге LEGO Education белән берлектә студентларны (булачак информатика, технология, математика педагоглары) SPIKE Prime һәм LEGO MINDSTORMS Education EV3 робототехника җыелмалары белән эшләргә өйрәтү, университет педагогларының һәм “Белем бирү робототехникасы” юнәлеше буенча Татарстан Республикасы мәктәпләре вәкилләренең квалификациясен күтәрү курсларын уздыру турында игълан […]

КФУ ректоры югары уку йортының җитәкче составы белән чираттагы эш киңәшмәсе үткәрде

Структур бүлек җитәкчеләре Казан университетының киләчәктә үсеш стратегиясе турында фикер алыштылар. Бүген КФУ ректоры Илшат Гафуров рәислегендә узган университет җитәкчелеге составы белән традицион очрашуда РФ Фән һәм югары белем министрлыгы тәкъдим иткән Стратегик академик лидерлык программасы кысаларында югары уку йортын алга таба үстерүнең гомуми стратегиясен формалаштыру турында фикер алыштылар. Казан университеты ректоры Илшат Гафуров үзенең […]

КФУның Алабуга институтында квадрокоптерлар программалаштырырга һәм роботлар җыярга өйрәтәчәкләр

Мәктәп укучылары өчен дәресләрне институт белгечләре алып бара. Уку түләүсез. Алабуганың мәктәп укучылары Камил Вәлиев исемендәге “Фәнни коллаборация йортында” (ДНК) бушлай квадрокоптерлар программалаштырырга һәм роботлар җыярга өйрәнәчәк. КФУның Алабуга институты ике белем бирү проектына старт бирде: Алабуга шәһәренең 5 нче урта мәктәбе университет статусын алды, ә тагын инженер-технология факультеты бинасында  “Фәнни коллаборация йортында” ачылды.  Масштаблы […]

КФУ аспиранты сөяк имплантатларын ясау өчен яңа материаллар эзләү белән шөгыльләнә

Яшь галимнең проекты Россия фундаменталь тикшеренүләр фонды грантын отты. Казан федераль университетының Физика институты асспиранткасы Дарья Шуртакова, аспирантурада белем алучы яшь галимнәр («Аспирантлар») башкара торган фундаменталь фәнни тикшеренүләрнең иң яхшы проектларына Россия фундаменталь тикшеренүләр фонды конкурсында җиңүче булды. Ул үзенең “Кальций фосфаты кристалларындагы беренче принциплардан электрон парамагнит резонансы спектрларын исәпләү” дигән диссертация тикшеренүенә 1 200 […]

КФУ лицеисты Информатика буенча яшүсмерләр арасында Европа олимпиадасында алтын медаль алды

КФУ Н.И. Лобачевский исемендәге Лицей укучысы Валерий Родионов 430 балл җыйган. European Junior Olympiad in Informatics (EJOI) дистанцион форматта тәмамланды. Ярышта 27 илдән 15 яшькә кадәрге 136 укучы катнашты. Россиядә олимпиаданы Иннополис, Мәскәү һәм Чиләбе Университетында онлайн-прокторинг системасы буенча оештырдылар. Ә оештыру комитеты һәм олимпиаданың жюрисы Тбилисида (Грузия) урнашкан. EJOI дүртенче тапкыр узды. Олимпиадада Әрмәнстан, […]