КФУ филологлары Бөтендөнья «Татарча диктант» акциясе өчен текстлар сайлады
Татарстаннан, Россия төбәкләреннән һәм чит илләрдән катнашучылар төрле авторлар текстларыннан өзекләр язачак. «Татарча диктант» дигән татар телендәге грамоталылыкны тикшерү буенча ел саен уздырыла торган Бөтендөнья белем бирү акциясе быел Россиянең 62 төбәген һәм дөньяның 30 илен берләштерәчәк. Чара 26 сентябрьдә 11.00 сәгатьтә онлайн «ТНВ-Татарстан» һәм «ТНВ-Планета» телеканалларының турыдан-туры эфирында узачак. Казан федераль университеты – акцияне […]
