КФУ татарлар тарихы буенча телевизион олимпиада үткәрә
Җиңүчеләр Казан университетына максатчан урыннарга укырга керә алачак. Казан федераль университеты 9-10 сыйныф укучылары өчен татар халкы тарихы буенча телевизион олимпиада уздыру инициативасы белән чыкты. Проект ТР Мәдәният министрлыгы һәм ТР Фәннәр академиясе тарафыннан хупланды. Интеллектуаль ярыш яшьләрне Татарстан һәм татар халкы тарихына, мәдәниятенә җәлеп итүне күздә тота. Олимпиадада җиңүчеләр КФУга татар тарихы һәм тюркология белән […]
