КФУ Бурятия Республикасы делегациясен кабул итте
Очрашуның төп максатлары – педагогик кадрлар әзерләү, татар теле буенча укыту-методик комплектлар эшләү тәҗрибәсен өйрәнү булды. Казан федераль университетында Бурятия делегациясе булды. Визит Татарстан Республикасы һәм Бурятия Республикасы арасында сәүдә-икътисадый, фәнни-техник һәм социаль-мәдәни хезмәттәшлек турындагы килешүне гамәлгә ашыру кысаларында узды. Делегация составында мәгариф оешмалары җитәкчеләре һәм туган тел (бурят теле) һәм әдәбият укытучылары, Бурятия Республикасы […]
