КФУ лицеистлары рус теле һәм химия буенча БДИны 100 баллга тапшырдылар

Имтихан нәтиҗәләре буенча университет лицейларының 11 нче сыйныфын тәмамлаучы 5 укучы иң югары баллар җыйды. Бүген Бердәм дәүләт имтиханы нәтиҗәләре буенча университет лицейларының 5 унберенче сыйныф укучысы иң югары баллар җыйды. Дүртесе рус теле буенча максималь балл ала алды. Бу – 2021 елда КФУның Н.И. Лобачевский исемендәге лицеен тәмамлаган Әдилә Мөхәммәдиева, шулай ук КФУның IT-лицееннан […]

КФУда чит ил гражданнары өчен имтиханнар башланды

Кабул итү кампаниясенең барышы турында кабул итү комиссиясенең җаваплы секретаре Александр Бибик сөйләде. Казан федераль университетында түләп уку урыннарына аерым конкурс кысаларында укырга керә торган чит ил гражданнары өчен керү имтиханнары (эчке кереш сынаулары) старт алды. Бүген чит ил кешеләре рус теленнән беренче имтиханны тапшыралар. Бу атнада шулай ук башка фәннәр буенча да кереш сынаулар […]

Мәскәүдә QS рейтингына кергән Россиянең иң яхшы вузларын бүләкләделәр

Казан федераль университеты дөнья рейтингында 347 нче урынны алды, илнең иң яхшы 10 университеты арасына керде. Казан федераль университеты QS World University Rankings рейтингы бүләгенә ия булды. QS Quacquarelli Symonds компаниясенең Россия, Көнчыгыш Европа һәм Урта Азия буенча директоры кулыннан махсус статуэтканы һәм сертификатны КФУның икътисадый һәм стратегик үсеш мәсьәләләре буенча проректоры Марат Сафиуллин алды. […]

Үзбәкстанда КФУ филиалы барлыкка киләчәк

Тиешле килешү бүген, 7 июньдә, Казан федераль университеты мәйданчыгында имзаланды. Казан федераль университеты җитәкчелеге Үзбәкстан Республикасы территориясендә үз филиалын ачарга ниятли. Джизакта югары уку йортының бер кампусын оештыру турындагы тәкъдим белән Үзбәкстан Республикасының Джизак өлкәсе хәкиме урынбасары  Азим Ахмедходжаев чыгыш ясады. Кичә Татарстан башкаласына эш визиты белән Үзбәкстан делегациясе  килде. Бүген КФУ мәйданчыгында әлеге визит […]

КФУ Лицейлары Россиянең иң яхшы техник профильле 50 мәктәбе арасына керде

Н.И. Лобачевский исемендәге Лицей 33 нче позициядә, IT-лицей – 47 нче урында. Россиянең техник профильле мәктәпләренең беренче рейтингы басылып чыкты. Анда иң яхшы уку йортлары чагылыш тапкан, аларны тәмамлаучылар табигый-математик һәм инженер-техник белгечлекләргә алдынгы вузларга укырга уңышлы керә. Рейтинг бөтен ил масштабларында булачак инженерлык кадрларын әзерләүгә иң зур өлеш кертә торган мәктәпләрнең исемлеген билгели. Ул […]

КФУда IFTE-2021 педагогик белем бирү буенча VII Халыкара форум старт алды

Тантаналы ачылышта Казан федераль университеты ректоры Илшат Гафуров катнашты. Бүген, 26 майда,  «Педагогическое образование: Новые вызовы и цели» педагогик белем бирү буенча VII Халыкара  форум үз эшен башлады. Ачылыш тантанасында ТР мәгариф һәм фән министрының беренче урынбасары Андрей Поминов, Казан федераль университеты ректоры Илшат Гафуров, Герцен исемендәге Россия дәүләт педагогика университетының беренче проректоры Владимир Лаптев, […]

Илшат Гафуров: «Державин укулары» безнең заман кануннарын эшләүгә һәм кабул итүгә булыша»

КФУда «Державин укулары – 2021» XVI Халыкара фәнни-гамәли конференциясе башланды. Аның кысаларында Казан университеты ректорын Гавриил Державин медале  белән бүләкләү тантанасы булды. Бүген, 25 майда, Казан федераль университеты базасында «Державин укулары: хәзерге шартларда социаль һәм хокукый чынбарлыкны трансформацияләү» XVI Халыкара фәнни-гамәли конференциясе башланып китте.  Конференция ачылышында һәм пленар утырышта Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов, Кеше […]

КФУда Россия югары уку йортларында педагогик белем бирү мәсьәләләре буенча фикер алышачаклар

Университетта югары белем бирү системасында федераль укыту-методик берләшмәсе утырышы узачак. 26 майда Казан федераль университетында педагогик булмаган югары уку йортларында педагогика мәсьәләләре буенча фикер алышу булачак. Югары уку йортында югары белем бирү системасында «Мәгариф һәм педагогик фәннәр» белгечлекләре һәм әзерлек юнәлешләренең берләштерелгән төркеме буенча федераль укыту-методик берләшмәсе утырышы узачак. Чара  педагогика белеме буенча VII IFTE […]

КФУда IFTE форумын оештыру нечкәлекләре турында сөйләделәр

Педагогик белем бирү буенча халыкара форумның эшен оештыру турында фильм төшерделәр. Россия һәм чит ил галимнәре арасында укытучыларны әзерләү проблемаларын тикшерүдә һәм иң яхшы практикалар белән алмашуда үзенә күрә фәнни күпер булган педагогика белеме буенча IFTE-2021 халыкара форумының эше ничек узачагы турында аның оештыручылары сөйләде. Бу турыда тиешле фильм төшерелгән.  Форумга кызыксыну артуны исәпкә алып (педагогик белем […]

IFTE-2021 педагогик белем бирү форумы май аенда КФУда узачак

Форум катнаш форматта үткәреләчәк. 26 майдан 28 майга кадәр Казанга дөньяның 39 иленнән мәктәптә белем бирүнең һәм Россиядә, чит илләрдә укытучылар әзерләүнең актуаль проблемалары турында фикер алышу өчен галимнәр киләчәк. IFTE – галимнәргә үзләренең проблемалары һәм планнары турында сөйләргә, фикер алышырга һәм педагогика проблемаларын хәл итү өчен бигрәк тә актив цифрлаштыру контекстында яңача эңшләү алымнарын […]