КФУның иң өлкән абитуриентына – 72 яшь
Бүген бюджет урыннарына конкурс кысаларында гаризалар кабул итү тәмамлана. Казан федераль университетына абитуриентлардан 100 меңнән артык гариза бирелгән. 31 мең кеше университетка укырга керү нияте турында белдерде. Бу хакта кабул итү комиссиясенең җаваплы сәркатибе Александр Бибик хәбәр итте. “Бүген Казан университетына бюджет урыннарына бакалавриатка, специалитетка һәм магистратурага конкурс кысаларында гаризалар кабул итүнең соңгы көне (18.00 […]
