Казан университеты – KazanSummit 2022дә катнашучылар арасында

КФУ вәкилләре берничә секциядә спикерлар булып чыгыш ясаячак. 19-21 майда «Россия – Ислам дөньясы: KazanSummit 2022» Russia Halal Expo ХІІІ Халыкара икътисади саммиты булачак. Саммит – Россия Федерациясе һәм Ислам хезмәттәшлеге оешмасында (ИХО) катнашучы илләрнең икътисади хезмәттәшлегенең төп мәйданы. Саммит халыкара оешмалар, иҗтимагый һәм финанс институтлары вәкилләрен, илчелек хезмәткәрләрен, сәясәтчеләрне, инвесторларны һәм эшкуарларны җыячак. Икътисадый […]

КФУда педагогик белем бирү буенча IFTE-2022 форумы узачак

Анда Россиядән һәм чит илләрдән 10 меңнән артык педагог катнашачак. 25 майдан 27 майга кадәр Казан федераль университетында катнаш форматта педагогик белем бирү буенча VIII Халыкара форум узачак (International Forum on Teacher Education – IFTE). Аның темасы – “XXI гасырда укытучының белем алуы, һөнәри үсеше һәм сәламәтлеген саклау”. Чараны оештыручылар: Россия Федерациясе Фән һәм югары […]

Казандагы КХР Генераль консуллыгы хезмәткәрләре КФУда булдылар

Кунаклар тарих музеен һәм “Ленин” аудиториясен карады. Казан федераль университеты КХРның Казандагы Генераль консуллыгы делегациясен кабул итте. Вице-генконсул, господин Хань Миню җитәкчелегендәге 12 кешелек төркем Казан университетының тарих музеенда һәм «Ленин» аудиториясендә булды. Кунакларны тышкы элемтәләр буенча проректор Тимирхан Алишев каршы алды. “Безнең тарихта уртак нәрсәләр күп. Безне уртак киләчәк берләштерәчәк, аның нигезен Казан федераль […]

КФУда IX Халыкара археология мәктәбе үтәчәк

Катнашу өчен гаризалар 30 апрельгә кадәр кабул ителә. Казан федераль университетында IX Халыкара археология мәктәбе үтәчәк. Ул ике этапта узачак: Татарстанда Болгарда һәм Үзбәкстанда Сәмәркандта. Мәктәпнең тугызынчы сменасы беренче тапкыр ике этапта оештырыла. 15-28 августта әлеге чара Болгарда узачак. Катнашучылар өчен археозоология, борынгы керамика, палеоантропология һәм археологик предметларны реставрацияләү буенча дәресләр оештырыла. 12-25 сентябрьдә археология […]

КФУның Симуляция үзәгендә сәламәтлек мөмкинлекләре чикләнгән балалар өчен экскурсия узды

 Казанның 172 нче мәктәбе укучылары Фундаменталь медицина һәм биология институтының Симуляция үзәгендә булдылар. «Приоритет-2030» стратегик академик лидерлык программасын гамәлгә ашыру кысаларында сәламәтлек мөмкинлекләре чикләнгән 172 нче мәктәп укучылары өчен Казан федераль университетында«Йөрәк кинәт туктаганда минем гамәлләр» дигән тематик экскурсия узды. Укучылар ясалма йөрәк тибешен тоярга, робот-манекенда аускультация үткәрергә, патология һәм нормада йөрәк тавышын тыңлау мөмкинлеген […]

КФУ студентлары эшмәкәрләр өчен инглиз телле клуб төзегәннәр

Аның презентациясе 15 апрельдә булачак. Мәгълүмати технологияләр һәм интеллектуаль системалар институтының чит ил студентлары эшкуарлар өчен инглиз телле клуб оештырган. Клубны тәкъдир итү 15 апрельдә 13.30 сәгатьтә  КФУның «УНИКС» коворкингында узачак. Клуб булдыру нияте институтының 1 курс студенты Абдулрахман Моридода (Сүрия) туган. Технологияләр өлкәсендә үз бизнесын булдыру уе белән ул Россиягә килгән һәм КФУга укырга кергән, биредә ясалма […]

КФУ студентлары ТР Фәннәр академиясе стипендиясенә ия булды

Ул талантлы яшьләрне бүләкләү, фәнни тикшеренүләрне һәм техник эшләнмәләрне стимуллаштыру өчен булдырылган. Казан федераль университетының ике студенты 2021-2022 уку елының икенче семестрында Татарстан Республикасы Фәннәр академиясенең стипендиатлары булды. Геология һәм нефть-газ технологияләре институтының (әзерлек юнәлеше – «Нефть-газ эше», профиль – «Нефть, газ һәм табигый битумнар технологияләре») Алфаяад Әссим Гани Һашим һәм Фундаменталь медицина һәм биология […]

КФУда «Тоталь диктант» язачаклар

Казан университеты Казанда акция уздыру мәйданчыкларының берсе.  9 апрельдә Казанда «Тоталь диктант»  унынчы юбилей бөтендөнья акциясе узачак. Аның максаты – грамоталылыкны һәм рус телен популярлаштыру. Казан федераль университеты акциянең партнеры һәм аны уздыру мәйданчыкларының берсе булып тора. Катнашучылар КФУның Филология һәм мәдәниятара багланышлар институтында (Татарстан урамы, 2) 345, 346, 355 нче аудиторияләрдә үз белемнәрен тикшерә […]

КФУ Кыргызстандагы белем бирү күргәзмәсендә тәкъдим ителде

Ул Россиядә белем алу мөмкинлекләре белән таныштыруга юнәлтелгән. Кыргызстан Республикасында «Россиядә белем алу (Ош – Җәлал-Абад-2021)» Россия вузлары күргәзмәсе уза. 6-10 декабрьдә чаралар өч шәһәрдә (Ош, Җәлал-Абад һәм Кызыл-Кыя) үтәчәк. Белем бирү күргәзмәсендә Казан федераль университетын Идарә, икътисад һәм финанслар институты, Социаль-фәлсәфи фәннәр һәм гаммәви коммуникация институты, Дизайн һәм киңлекләр сәнгате институты, А.М. Бутлеров исемендәге […]

КФУның IT-лицей махсуслашкан укыту-фәнни үзәге укучылары Skill Up конкурсында җиңү яулады

Бөтенроссия бәйгесе Санкт-Петербургта узды. Казан федераль университетының IT-лицей махсуслашкан укыту-фәнни үзәге командасы «Химия» юнәлеше буенча Skill Up бөтенроссия проектлар конкурсының йомгаклау этабында җиңеп чыкты. Бәйге Санкт-Петербургта узды. Анда катнашучылар команда проектларын тәкъдим итте. Skill Up – белем бирү интенсивы форматында уза торган инновацион проектлар конкурсы. Ул мәгълүмати технологияләр, математика, физика, химия, биология, география фәннәре буенча уза. […]