КФУ HR-процессны оптимальләштерде

Университет сайтында Кадрлар идарәсенең яңа бите булдырылган. Кадрлар потенциалын үстерү үзәге Казан федераль университетының мәгълүматлаштыру һәм элемтә департаменты белән берлектә HR-процессны автоматлаштырды. Сайтта кадрлар идарәсенең яңа бите барлыкка килде. КФУ сайтында һәркем үзен кызыксындырган вакансия буенча мәгълүмат таба ала. КФУның кадрлар потенциалын үстерү үзәгенең баш белгече Мария Атикова сайтта урнаштырылган мәгълүмат кандидат өчен дә, персоналны […]

КФУ студентлары Татарстанның иң яхшы профсоюз командасы булды

Студентлар республиканы «Иң яхшы профсоюз командасы-2023» конкурсының округ этабында тәкъдим итәчәк. Казан федераль университетының Социаль-фәлсәфи фәннәр һәм гаммәви коммуникацияләр институты командасы Татарстанның иң яхшы профсоюз командасы дип табылды. Ул шулай ук КФУ рейтингында беренче урынны алды. Бу көннәрдә студентлар берләшмәләре вәкилләре өчен мәктәп кысаларында «Татарстанның иң яхшы профсоюз командасы-2023» республика конкурсы тәмамланды. Конкурска «Регина» шәһәр яны […]

КФУ студентлары өчен яңа онлайн-сервислар эшли башлады

Алар белән югары уку йорты сайтында студентларның һәм аспирантларның шәхси кабинетында эшләргә мөмкин.  kpfu.ru сайтындагы  шәхси кабинетта “Тулай торак” бүлегендә Казан федераль университеты студентлары һәм аспирантлары өчен биш яңа сервис эшли башлады. Алдагы көнне аларны КФУ “УНИКС”ның  кече залында узган гомумуниверситет старостатында тәкъдим иттеләр. «Центр обращений», «Ответственные в общежитии», «Уведомления», «Документация» һәм «Уведомление о выселении» дигән […]

КФУ лицеистлары пунктуация буенча практикум эшләде

Мондый алым БДИга нәтиҗәлерәк әзерләнергә мөмкинлек бирәчәк, дип ышаналар IT-лицейда. Махсуслаштырылган укыту-фәнни үзәгендә – Казан федераль университетының «IT-лицей» гомуми белем бирү интернат-мәктәбендә пунктуация буенча практикум үткәрделәр. Проектның авторлары – лицей укучылары һәм педагоглары үзләре. Бердәм дәүләт имтиханындагы тест өлешендәге утыз биремнең алтысы – тыныш билгеләрен кую кагыйдәләренә багышланган. Пунктуацион хаталар аркасында укучылар 27 нче биремдә […]

КФУ эксперты Себердәге “кара күк” турында сөйләде

Бу  уңайсыз метеорология шартлары аркасында атмосферадагы кушылмалар тиешле рәвештә таркала алмау ситуациясе. Казан федераль университеты Экология һәм табигатьтән файдалану институтының метеорология, климатология һәм экология кафедрасы доценты Тимур Әүхәдиев  уңайсыз метеошартлар аркасында февраль башында Красноярск краеның һәм Хакасия Республикасының алты торак пунктында урнашкан “кара күк” режимын игълан итү сәбәпләрен  аңлатты. “Кара күк” вакыт-вакыт Красноярскта һәм крайның башка […]

КФУ хезмәткәрләренең һәм студентларының социаль сораштыру нәтиҗәләре тәкъдим ителде

Алар университет – үз-үзеңне тормышка ашыру өчен яхшы мәйданчык, дип ышана. Казан федераль университетының мониторинг социологик тикшеренүләр үткәрү комиссиясе студентларның һәм югары уку йортының профессорлар-укытучылар составының социаль хәлен бәяләде. Октябрь-ноябрьдә үткәрелгән анкета сораштыруында  5720 студент һәм 1139 укытучы катнашкан. “2022 елда КФУда укулары белән горурлана торган студентлар саны артты, – дип хәбәр итте «Детерминанты социального […]

КФУ командасы «Анатом и я» универсиадасында иң яхшысы дип табылды

Анда Россия медицина югары уку йортларының 21 командасы катнашты. Академик М.Р. Сапин исемендәге кеше анатомиясе буенча «Анатом и я»  V Мәскәү халыкара универсиадасына йомгак ясалды. Беренче урынны Казан федераль университетының Фундаменталь медицина һәм биология институтының «Шестое чувство» командасы алды. Универсиадада Мәскәү һәм Россиянең башка шәһәрләреннән 21 медицина югары уку йорты командасы катнашты. Чара И.М. Сеченов […]

7 декабрьдә “Милли казаныш” фестиваленең гала-концерты була

 Идел буе федераль округы вузлары студентлары һәм мәктәп укучылары иҗади номерларын тәкъдим итәчәк. Казан федераль университетында «Милли казаныш» Идел буе яшьләр халык иҗаты фестивале уза. Ул Россия халыкларының халык сәнгате һәм матди булмаган мәдәни мирас елына багышланган. Фестивальдә Идел буе федераль округы төбәкләренең гомуми белем бирү мәктәпләренең 9-11 сыйныф укучылары – югары, урта махсус уку […]

КФУ лицеистлары программалаштыру буенча Халыкара турнирда иң яхшылары булды

Н.И. Лобачевский исемендәге Лицей укучылары биш медаль яуладылар. Болгариядә программалаштыру буенча XIV Халыкара турнир тәмамланды. Казан федераль университетының Н.И. Лобачевский исемендәге лицей укучылары биш медаль яуладылар. Турнирда 20 илдән яшь программистлар катнашты. Россия җыелмасын Татарстан, Мәскәү һәм Санкт-Петербург лицей-мәктәп укучылары тәкъдим итте. Укучылар дистанцион рәвештәПрограммалаштыру өлкәсендәге белемнәренең югары дәрәҗәсен  күрсәтте. Турнир ике этапта узды, аларның […]

Казан университеты тарихы музеенда яңа ике күргәзмә ачылды

Аларның берсе Татарстан геральдикасына, икенчесе беренче бурят галиме Доржи Банзаровка багышланган. Казан федераль университетында яңа ике күргәзмә ачылды. Актлар залына кереш залда «Билгеләрдә һәм значокларда Татарстан Геральдикасы» күргәзмәсе, ә Казан университеты тарихы музеенда – «Банзарай Доржо» экспозициясе урнашкан. Күргәзмәне ачуда ТР Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин, КФУ ректораты каршындагы баш киңәшче Рияз Минзарипов, КФУның Халыкара […]