«Ак Барс» Казан университетының 220 еллыгы уңаеннан «Академик матч» үткәрәчәк

Матч вакытында тамашачылар Казан университеты тарихы һәм яңа фәнни эшләнмәләр белән таныша алачак. 2 октябрьдә «Ак Барс» хоккей клубы Казан федераль университеты белән берлектә илнең иң өлкән уку йортының 220 еллык юбилеена багышланган «Академик матч» үткәрәчәк. «Ак Барс» – «Амур» Континенталь хоккей лигасы матчы вакытында тамашачылар Казан университеты тарихы, аның хезмәткәрләренең һәм студентларының яңа фәнни […]

Казан университетында Евгений Касперский кибериммунитет турында сөйләде

Дөньяда киберкуркынычсызлык белән шөгыльләнүче иң эре хосусый компанияләрнең берсенә нигез салучы вуз студентлары һәм хезмәткәрләре белән очрашты.   Казан федераль университетының Филология һәм мәдәниятара коммуникацияләр институтында вуз студентлары һәм хезмәткәрләре «Касперский лабораториясе» АҖ генераль директоры Евгений Касперский һәм лабораториянең сәнәгать инфраструктурасын яклау проектларын таныту төркеме җитәкчесе Андрей Бондюгин белән очрашты. Дөньяда киберкуркынычсызлык белән шөгыльләнүче  иң […]

Җиззәхтәге КФУ филиалында яңа уку елы башланды

Белем көненә багышланган тантана узды. Яңа уку елы Җиззәх шәһәрендәге Казан федераль университеты филиалының беренче курс студентлары өчен төп укыту корпусы ишегалдында узган тантанадан башланды. КФУның Мәгариф эшчәнлеге буенча проректоры Екатерина Турилова беренче курс студентларына матур теләкләрен җиткерде һәм  тантанада катнашучыларга Россия Федерациясенең Үзбәкстан Республикасындагы Гадәттән тыш һәм Тулы вәкаләтле илчесе Олег Мальгиновның котлау хатын […]

КФУда Белгород өлкәсендә яшәүчеләр өчен гуманитар ярдәм җыю дәвам итә

Теләүчеләр ярдәм акциясенә 8 сентябрьгә кадәр кушыла ала.   Казан федераль университетында чик буе территорияләреннән эвакуацияләнгән һәм вакытлыча яшәү пунктларында урнашкан Белгород өлкәсе халкы өчен гуманитар ярдәм җыю пункты үз эшен дәвам итә, алар . «Казан университетының мәгълүмати сәясәт департаменты акциягә бик теләп кушылды. Без мөмкин кадәр күбрәк кеше җәлеп итәргә тырышабыз, бу мөмкинлек турында […]

КФУ студенты милли колоритлы сабын һәм шәм ясау буенча арт-остаханә төзи

Стартап-проектны тормышка ашыруга ул 1 миллион сум күләмендә грант ярдәме алган. Казан федераль университеты Филология һәм мәдәниятара багланышлар институтының икенче курс студенты, «Университет технологик эшкуарлыгы платформасы» федераль проектының «Студентлар стартабы» конкурсы җиңүчесе Денис Саниев үзенең бизнес-идеясен тормышка ашыра – «Саф» милли колоритлы сабын һәм шәм ясау буенча арт-остаханә төзи. “Минем проектның максаты – сувенир продукция […]

«НАУКА крупным планом»: Казан елга портында КФУ күргәзмәсе ачылды

Анда Татарстан башкаласы кунаклары югары уку йорты галимнәре эшләнмәләре белән таныша ала. Казан елга портында Казан федераль университеты галимнәренең тикшеренүләре турында  «НАУКА крупным планом» фәнни-популяр күргәзмәсе ачылды. Ул «Приоритет-2030» академик һәм стратегик лидерлык программасын гамәлгә ашыру кысаларында оештырылган. Стендларда Казан университеты вәкилләре эшләнмәләре тәкъдим ителгән. Урнаштырылган фотосурәтләр: гаҗәеп кристаллар, микросуүсемнәр, кәүсә күзәнәкләре һәм башкалар фән […]

Н.Ф. Гамалея исемендәге үзәк һәм КФУ яңа вакциналар булдыру, гамәлгә кертү өлкәсендә хезмәттәшлек итү турында килештеләр

Уртак эш юнәлешләре Казан университеты ректоры Ленар Сафинның Н.Ф. Гамалея исемендәге үзәк директоры Александр Гинцбург белән очрашуында каралды. Казан федераль университетында Директор Александр Гинцбург җитәкчелегендәге Н.Ф. Гамалея исемендәге эпидемиология һәм микробиология илкүләм тикшеренү үзәге (НИЦЭМ) делегациясе  булды. Эш сәфәре барышында НИЦЭМ җитәкчесе КФУ ректоры Ленар Сафин белән очрашты. Яклар уртак фәнни эш өчен берничә төп […]

Гомәровлар гаиләсе: «Әйләнә-тирәдәге хәлләрне улыбызга фән күзлеге аша аңлатабыз»

КФУ галимнәре Әмир һәм Ирина Гомәровлар – тикшеренүләр автордашлары. Гаилә елында Казан федераль университеты гаиләләре һәм династияләре белән таныштыруны дәвам итәбез. Үз гаиләләре турында Физика институты галимнәре – «Гетероструктуры для посткремниевой электроники» фәнни-тикшеренү лабораториясенең өлкән фәнни хезмәткәре Әмир Гомәров һәм аның хатыны,«Компьютерный дизайн новых материалов и машинное обучение»  фәнни-тикшеренү лабораториясенең әйдәп баручы фәнни хезмәткәре Ирина […]

Балага дәресләрен әзерләшергә ярдәм итәргәме? КФУ белгечләре аңлатмасы

Фикерләр аерылды. Уку елы башлану алдыннан Казан федераль университеты экспертлары ата-аналар балаларга өй эшләрен әзерләргә ярдәм итәргә тиешме һәм мөстәкыйль шәхесне ничек тәрбияләргә дигән сорауга җавап бирде. Өйгә эше укучыга мөмкин булган белем бирү дефицитларын ябу максатында бирелә, ди КФУ психология һәм мәгариф институтының (ИПО) башлангыч белем кафедрасы доценты Ләйсән Каюмова. Бу очракта ата-ана тьютор […]

Сентябрьдән КФУ студентлары яңа тарих дәреслеге буенча укыячак

Ул югары уку йортларының “Тарих” белгечлеге буенча укымый торган студентлар өчен билгеләнгән. Россия Федерациясе Фән һәм югары белем министры Валерий Фальков рәислегендә тарих белемен үстерү буенча эксперт советының күптән түгел узган утырышында югары мәктәп өчен Россия тарихы буенча яңа дәреслек тексты хупланды. Төзүдә 30лап белгеч катнашкан яңа дәреслек нинди булачак икәнлеге турында Казан федераль университетының […]