“Фәнни чәршәмбе”дә милли бизәк турында сөйлиячәкләр

​​​​​​ Лекция 31 майда 19.00 сәгатьтә узачак. Казанда «Казан Кремле» Музей-тыюлыгының һәм Казан федераль университетының «Фәнни чәршәмбе» фәнни-агарту проекты дәвам итә. 31 майда 19.00 сәгатьтә КФУның Дизайн һәм мохит сәнгате институтының дизайн һәм милли сәнгать кафедрасы доцентлары Михаил Яо һәм Юлиана Еманова «Милли костюм күрсәткече буларак бизәк» лекциясен укыйлар. Чара Казан Кремле ишегалдында узачак. Керү ирекле. […]

КФУ студентлары хирургия буенча олимпиада призерлары булдылар

Фундаменталь медицина һәм биология (ИФМиБ) студентлары гомуми команда зачетында 3 урын яулады.   Казан федераль университетының Фундаменталь медицина һәм биология институты студентлары 3-6 курс студент-медиклары өчен  «Новые хирургические вызовы России – 2023» олимпиадасында гомуми команда зачетында өченче урынны яулады. Ул Башкорт дәүләт медицина университетында узды. Ярышта Россия, Кытай һәм Казахстаннан 18 университет командалары катнашты. «Бу халыкара […]

КФУда космос һәм ЮНЕСКОның тарихи мирасы турында сөйләячәкләр

В.П.Энгельгардт исемендәге Астрономия обсерваториясендә шундый чара  узачак. 20 майда В.П.Энгельгардт исемендәге Астрономия обсерваториясендә «Космос һәм ЮНЕСКОның  тарихи мирасы» дигән чара узачак. Ул Радио көненә, Бөтендөнья электр элемтәсе һәм мәгълүмат җәмгыяте көненә, Халыкара музейлар көненә һәм «Россия – Ислам дөньясы: KazanForum» форумына багышланган. Чараны В.П. Энгельгардт исемендәге Астрономия обсерваториясе һәм Казан университеты тарихы музее оештыра. Обсерватория […]

КФУ Индонезиянең Россиядәге илчелеге делегациясен кабул итте

Яклар Россия-Индонезия дуслыгы клубын ачу турында фикер алышты.   Казан федераль университетында Индонезия Республикасының Россиядәге Илчелеге делегациясе булды. Кунаклар югары уку йорты тарихы белән таныштылар һәм Индонезия мәдәнияте көне уңаеннан концертта булдылар. Делегация составында дипломатик миссия башлыгы урынбасары Берлиан Хелми, мәгълүмат һәм социаль-мәдәни сораулар бүлеге киңәшчесе Нананг Саифул Фадиллах, икътисад бүлеге министры киңәшчесе Ади Прианто, […]

КФУның яшь галимнәрен «Интеллект» конкурсында катнашырга чакыралар

Заявкаларны җыю 31 октябрьгә кадәр дәвам итәчәк. “Интеллект” интеллектуаль милек өлкәсендә яшь галимнәрнең халыкара конкурсы 35 яшькә кадәрге университет студентлары һәм аспирантлары арасында ел саен уздырыла.  Казан федераль университетының яшь галимнәрен щлеге конкурста катнашырга чакыралар. Конкурс интеллектуаль милек өлкәсендә белем бирү һәм фәнни эшчәнлекнең интеграциясен үстерүгә, шулай ук интеллектуаль милек өлкәсендә яшьләрнең һөнәри үсешенә ярдәм […]

КФУ магистры Минераль Суларда шифаханәне торгызу буенча эшли

Проект «Архитекторлар.рф» федераль лидерлык программасында катнашучылар командасы тарафыннан гамәлгә ашырыла. Алабуганың баш архитекторы, Казан федераль университетының Дизайн һәм мохит сәнгате институты магистранты Илнара Гыйләҗева “Архитекторлар.рф” һөнәри үсеш федераль лидерлык программасында иң яхшы катнашучы 100 кеше арасына керде. Составында КФУда укучы студент булган команда Минераль Суларда совет шифаханәсен торгызу буенча эшли. Илнара Гыйләҗева КФУ медиакоммуникацияләр үзәгенә  […]

КФУ студенты проекты «Альфа-шанс» грантына лаек булды

Дүртенче курс студенты иске татар телен өйрәнү буенча онлайн-курслар тәкъдлим итте. Альфа-банк тарафыннан оештырылган Россия югары уку йортларының талантлы студентларына ярдәм итү проекты – «Альфа-шанс» стипендиаль конкурсына йомгак ясалды. Җиңүчеләр арасында – Казан федераль университеты Халыкара мөнәсәбәтләр институтының 4 курс студенты Азат Якупов. Комиссия студентның Lisan.Tatar  иске татар телен өйрәнүгә, гарәп графикасында язылган текстларны укырга […]

КФУ галиме Kolba премиясе лауреаты булды

Төп проекты итеп Эльвира Рожина үзенең гомуми юнәлешен күрсәтте – бу наноматериалларның синтезы һәм агулыгы анализы. “Бионанотехнологияләр” OpenLab Фәнни-тикшеренү лабораториясе әйдәп баручы фәнни хезмәткәре, Казан федераль университетының Фундаменталь медицина һәм биология институтының биологик белем бирү кафедрасы доценты Эльвира Рожина төрле һөнәри эшчәнлек өлкәләрендә эшләүче белгечләр һәм хатын-кызлар-галимнәр өчен Kolba премиясендә икенче урынны алды. Форум һәм […]

КФУда дүрт мәйданчыкта “Җиңү диктанты” язачаклар

Халыкара патриотик акция 45 илдә узачак. 27 апрельдә бишенче тапкыр «Җиңү диктанты» халыкара тарихи акциясе узачак. Казан федераль университетында теләүчеләр дүрт мәйданчыкта патриотик тест яза алачак. Җиңү диктанты 12.00 сәгатьтә башлана. Масштаблы акциядә мәйданчыкларның берсенә барып яки диктантпобеды.рф сайты аша онлайн да катнашырга мөмкин. Акциядә катнашучыларга 45 минут эчендә Бөек Ватан сугышы турында 25 сорауга […]

КФУ лицейлары укучылары – экология буенча Бөтенроссия олимпиадасында җиңүчеләр һәм призерлар

Сигез лицеист ил вузларына кергәндә ташламалар алачак. Казан федераль университеты лицейларының сигез укучысы экология буенча Бөтенроссия олимпиадасының йомгаклау этабында җиңүче һәм призер булды. Җиңүче дипломы белән КФУ Н.И. Лобачевский исемендәге лицееның өч вәкиле: Ксения Лисовская (10 нчы сыйныф), Екатерина Бородачева (11 нче сыйныф) һәм Алина Абдулова (9 нчы сыйныф) бүләкләнде. Биш лицеист җиңүче булды, шуларның […]