
КФУ аспиранты Япониядәге робоконкурста җиңү яулады
Бүген Рамил Сафин Казанга кайта. Интеллектуаль робототехник системалар лабораториясе хезмәткәре, Казан федераль университетының мәгълүмати технологияләр һәм интеллектуаль системалар институты аспиранты Рамил Сафин Япониядә ике айлык стажировкасын тәмамлый һәм бүген Казанга кайта. Киото университеты командасы составында ул RoboCup Rescue League эзләү-коткару роботларының халыкара конкурсында җиңүче булды. КФУның медиакоммуникацияләр үзәгенә Рамил Сафин үзе сөйләгәнчә, Япониядә стажировка “Академик […]