
КФУ командасы «Анатом и я» универсиадасында иң яхшысы дип табылды
Анда Россия медицина югары уку йортларының 21 командасы катнашты. Академик М.Р. Сапин исемендәге кеше анатомиясе буенча «Анатом и я» V Мәскәү халыкара универсиадасына йомгак ясалды. Беренче урынны Казан федераль университетының Фундаменталь медицина һәм биология институтының «Шестое чувство» командасы алды. Универсиадада Мәскәү һәм Россиянең башка шәһәрләреннән 21 медицина югары уку йорты командасы катнашты. Чара И.М. Сеченов […]