КФУ профессоры: «Җиргә футбол кыры зурлыгындагы астероид оча»
Потенциаль куркыныч “галәм кунагы” безнең планетага 2 февральдә якынлашачак. Аполлоннар гаиләсеннән потенциаль куркыныч 2008 OS7 астероиды 2 февральдә Мәскәү вакыты белән 17.40 сәгатьтә җирдән якынча 2,85 млн километр ераклыкта узачак, дип хәбәр итте В.П. Энгельгардт исемендәге Астрономия обсерваториясе директоры, Казан федераль университеты Физика институтының астрономия һәм космик геодезия кафедрасы профессоры Юрий Нефедьев. Галим секундына 18 […]
