
КФУ студенты проекты «Альфа-шанс» грантына лаек булды
Дүртенче курс студенты иске татар телен өйрәнү буенча онлайн-курслар тәкъдлим итте. Альфа-банк тарафыннан оештырылган Россия югары уку йортларының талантлы студентларына ярдәм итү проекты – «Альфа-шанс» стипендиаль конкурсына йомгак ясалды. Җиңүчеләр арасында – Казан федераль университеты Халыкара мөнәсәбәтләр институтының 4 курс студенты Азат Якупов. Комиссия студентның Lisan.Tatar иске татар телен өйрәнүгә, гарәп графикасында язылган текстларны укырга […]